Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл мәктәбендә–«УНИКС»

Казан «УНИКС» баскетбол клубының профессиональ лигада чыгыш ясаучы вәкилләре белән очрашу Иске Мокшино мәктәбе укучылары өчен мөһим вакыйгага әверелде. Клубның генераль директоры урынбасары Салават Фәрәхетдинов сүзләренә караганда, авыл мәктәбендә Рәис Бикулов кебек үз эшләренә тугры булган укытучыларны һәм баксетболны үз иткән малайлар һәм кызларны күрү кунакларның үзләре өчен дә көтелмәгән...

Казан «УНИКС» баскетбол клубының профессиональ лигада чыгыш ясаучы вәкилләре белән очрашу Иске Мокшино мәктәбе укучылары өчен мөһим вакыйгага әверелде.


Клубның генераль директоры урынбасары Салават Фәрәхетдинов сүзләренә караганда, авыл мәктәбендә Рәис Бикулов кебек үз эшләренә тугры булган укытучыларны һәм баксетболны үз иткән малайлар һәм кызларны күрү кунакларның үзләре өчен дә көтелмәгән сюрприз була.
-Алар «УНИКС» ның киләчәге,-дип канәгатьләнү белән билгеләп үтте Фәрәхетдинов, мәктәп командасының балаларга мастер-класс күрсәткән Максим Богодвид белән дусларча уеныннан соң.
Шуның белән бергә, соңгы биш елда Иске Мокшино урта мәктәбенең барлык башлангыч сыйныф укучыларына да бүләкләр өләшкән «Кыш бабай» яңа ел хәйрия секциясен оештыручы инициатор Ирина Степанова клуб җитәкчелегенә баскетбол туплары белән ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итмәгән булса, әлеге очрашу булмас та иде. Алты бала үзләренең Кыш бабайга юллаган хатларында, ә әлеге хатларны гадәттә алар Ирина Михайловнага алып киләләр, бүләк сыйфатында нәкъ менә баскетбол туплары алырга теләүләрен язалар. Әмма туплар кыйммәт булу сәбәпле, спонсорлар биргән средство гына җитми. Телефоннан «УНИКС» Президенты Евгений Богачев үзе чылтыратып, туплар белән ярдәм итү генә түгел, ә клуб вәкилләренең Иске Мокшинога баруын оештырырга да вәгъдә иткәч, гаҗәпләнүнең чиге булмый.
Һәм ул әйткән сүзендә тора.
...Дәрәҗә-ле кунаклар белән очрашуда район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина катнашты.
Максим Богодвид биргән мастер-классны һәм аның үзен карарга бөтен мәктәпнең җыелуы гаҗәп түгел-Иске Мокшино гомуми белем бирү мәктәбендә әлеге спорт төренә аерым игътибар бирелде. Укучылар чемпионнан автограф алдылар, аның белән фотога төштеләр.
Мәктәптә очрашудан соң делегация Ирина Степановада кунакта булды. Район башлыгы актив тормыш позициясе күрсәткәне, районда барган чараларга битараф булмаганы, аның үсешенә үзеннән өлеш кертергә теләгәне өчен аңа рәхмәт белдерде. Ә Салават Фәрәхетдинов болай диде. -Авыру булуга карамастан, сез көчле рухлы кеше үрнәге, сезнең белән очрашу безнең өчен тормышка этәргеч булды, -диде. Саубуллашканда аның мәктәп баскетболчыларын якындагы матчка чакырырга вәгъдә итүе дә Ирина Михайловна өчен шулай ук күңелле сюрприз булды.
...Кайтыр юлда кунаклар «Юность» спорт комплексына керделәр, анда да мастер-класс күрсәттеләр һәм баскетбол туплары тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: