Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл кешеләрен тыңладылар – булышырга вәгъдә бирделәр

Яңа Ибрай авылында җирле халык район җитәкчеләре, райондагы төрле оешма һәм предприятие башлыклары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты. Сайлучылар белән очрашуга Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Әхмәтҗанов Илдус Тәлгать улы, Фәхретдинов Альберт Шамил улы, Яһудин Шамил Габделхәй улы килделәр. Район башлыгы Камил Гилманов һәм җирле үзидарә башлыгы...

Яңа Ибрай авылында җирле халык район җитәкчеләре, райондагы төрле оешма һәм предприятие башлыклары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар белән очрашты.


Сайлучылар белән очрашуга Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Әхмәтҗанов Илдус Тәлгать улы, Фәхретдинов Альберт Шамил улы, Яһудин Шамил Габделхәй улы килделәр.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм җирле үзидарә башлыгы Фәһим Кәбиров очрашу алдыннан кандидатларны авыл белән таныштырдылар.
-Районның берничә программа буенча төзекләндерелүе турында күп тапкырлар әйтелде, Яңа Ибрай да бу эштә искәрмә булмады, - диде район башлыгы. -Агымдагы елда биредә җирлек откан миллион сумлык грант хисабына мәдәният йорты ремонтланды, программа нигезендә модульле ФАП төзелә, республика программасы нигезендә мәктәпкә капиталь ремонт ясалды, яңа спорт мәйданчыгы төзелде, авылга чаклы яңа асфальт юл түшәлә, гаилә фкрмалары үсешенә ярдәм итүче программа ярдәмендә фермер хуҗалыгы эшләп килә...

Кандидатлар авылдагы социаль объектларны карадылар. Кайбер мәсьәләләр буенча ярдәм итәргә дә вәгъдә бирделәр. Әйтик, Альберт Фәхретдинов, мәктәпне караган вакытта, спорт залын ремонтлау өчен смета төзергә кушты, шул рәвешле капиталь ремонтка үз өлешен кертергә булды.
Рәсми өлеш авыл мәдәният йортында узды. Очрашуга килүчеләрне «Бердәм Россия» партиясенең яшь әгъзалары каршы алды, алар халыкның кандидатларга булган теләк-тәкъдимнәрен җыеп алдылар. Үтенечләр шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итә. Халык үзенең теләкләрен язып фоейда куелган махсус тартмага салды. Очрашуга өч йөздән артык кеше килүен искә алсаң, теләкләрнең күләмен якынча билгеләп була.

Кандидатлар җирле халыкны үзләренең сайлау алды платформалары белән таныштырдылар. Шулай ук үзләре турында сөйләделәр, республикабызда соңгы елларда булган социаль-икътисади үзгәрешләргә тукталдылар. ТР Дәүләт Советына депутат булып сайлангач, тормышка ашырачак бурычлары турында әйттеләр. Кандидатларга турыдан-туры сорау бирү мөмкинлеге дә бар иде. Әйтик, пенсионер Рафик Гельметдинов республика хөкүмәтенә һәм район җитәкчеләренә халыкның тормышын яхшырту буенча башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде. Ул авылга кадәр кертелүче асфальт юлны зират һәм мәдрәсәгә кадәр үткәрергә тәкъдим итте. Йосыф Мортазин кандидатларга авылдагы мәдрәсәнең төзекләндерелүе турында сөйләде һәм эшне тулысынча тәмамлау өчен тагы бераз средство кирәк булганын әйтте.

Очрашу азагында Нурлат районыннан килгән үзешчәннәр җирле халыкка концерт куйды. Күңелле көйләр биредә караңгы төшкәнче тынмады.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев