Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автоузышчылар батырлыгы

Аксубай физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның Татарстан буенча оештырылган автоузышын кабул итте. Сишәмбе көнне Аксубайның үзәк мәйданында автоузышта катнашучы спортчы-инвалидларны каршы алдылар. Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан оештырылган традицион унбишенче автоузыш 29 нчы июньдә Казанда старт алды һәм республиканың шәһәр һәм авыллары буенча үтәчәк. Аксубай узышта катнашучыларны үзендә икенче тапкыр каршы...

Аксубай физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчыларның Татарстан буенча оештырылган автоузышын кабул итте.


Сишәмбе көнне Аксубайның үзәк мәйданында автоузышта катнашучы спортчы-инвалидларны каршы алдылар.
Татарстан инвалидларының физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан оештырылган традицион унбишенче автоузыш 29 нчы июньдә Казанда старт алды һәм республиканың шәһәр һәм авыллары буенча үтәчәк. Аксубай узышта катнашучыларны үзендә икенче тапкыр каршы ала. Әлеге уңайдан үзәк мәйданда зур концерт оештырылды, узышта катнашучы хатын-кызларга Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан ромашка бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Узышта катнашучылар арасында паралимпия уеннары призеры, терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган инвалидлар арасында оештырылган халыкара һәм Россия күләмендәге чаңгы ярышлары һәм биатлонда җиңү яулаган Ирина Полякова, күрү буенча инвалидлар арасында армспортта Россия чемпионнары Мария Урсегова һәм Валентина Хуснутдинова, шулай ук спорт хәрәкәте активистлары һәм спортчылар бар иде.

-Без сезне Аксубай җирендә күрүебезгә бик шатбыз. Спортта зур уңышларга ирешүегез белән сез кеше организмының мөмкинлекләре чиксез булуын дәлиллисез, авырлыкларга карамыйча озын чакрымнарны үтәсез.
Без сезнең батырлыкка чын күңелдән сокланабыз, тормышны яратуыгыз, авырлыклар алдында баш имәвегез һәркемдә хөрмәт хисләре уята, - дип сәламләде аларны район башлыгы Камил Гилманов.

Автоузышта катнашучылар, чыннан да, көчле рухлы һәм кыю кешеләр, чөнки алар арасында күрү буенча инвалид, коляскада утыручы спортчы һәм ике аягы да протез гына булган хатын-кыз да бар. Сәхнәгә алар тарафыннан Паралимпия уеннарында, халыкара һәм Россия күләмендә үткәрелгән ярышларда яулап алынган кубоклар, медальләр куелган иде.

Автоузыш җитәкчесе Россиянең атказанган тренеры Фәридә Сафиуллина сәхнәдән Аксубайлыларны сәламләп, әлеге узышның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән үткәрелүен һәм муниципаль районнарда яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында спортны популярлаштыру, физик күнегүләр белән системалы рәвештә шөгыльнәнүче инвалидлар санын арттыру максатларын күздә тотуын әйтте.

Ул узышта катнашучыларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйләде, аларның бүләкләрен, кубок һәм медальләрен күрсәтте. Әйтик, Казан спортчысы Ирина Полякова терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр арасында биатлон буенча Дөнья кубогына лаек булган. Щвециядә үткән соңгы этапта ул 2 алтын һәм 2 көмеш медальгә ия була.Дөнья кубогына ия спортчы буларак ул бәллүр «Глобус мира» белән бүләкләнгән.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спортта төрле уңышларга ирешү белән бергә иҗади сәләтләргә дә ия икән.

Алар Аксубайлыларга шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар, юмористик монолог та бүләк иттеләр. Кыскасы, очрашу бик күңелле узды. Район башлыгы Камил Гилманов автоузышта катнашучыларга хәерле, имин юллар теләде һәм район тарафыннан инвалидларның физкультура - спортҗәмгыятенә егерме мең акча күчереләчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев