Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автомобильчеләр көне белән!

Шофер һөнәре-бүген иң кирәкле һөнәрләрнең берсе. Әлеге һөнәргә таләп булмаган бер генә өлкә дә юк,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.-Юллар салынсынмы яки торак төзелсенме яки безнең бистәләребез төзекләндерелсенме-барлык участокларда да хезмәт уңышы беренче чиратта авыр транспорт белән идарә итүчеләргә бәйле. Һәр көнне район юллары буйлап төрле авыл хуҗалыгы продукциясен ташуны...

Шофер һөнәре-бүген иң кирәкле һөнәрләрнең берсе.


Әлеге һөнәргә таләп булмаган бер генә өлкә дә юк,-диелә район башлыгы Камил Гилманов котлавында.-Юллар салынсынмы яки торак төзелсенме яки безнең бистәләребез төзекләндерелсенме-барлык участокларда да хезмәт уңышы беренче чиратта авыр транспорт белән идарә итүчеләргә бәйле. Һәр көнне район юллары буйлап төрле авыл хуҗалыгы продукциясен ташуны гамәлгә ашырып дистәләгән зур йөк автомобиле хәрәкәт итә. Безнең сәламәтлегебез, гомеребез "01" һәм "03" хезмәте шоферларының ни дәрәҗәдә оперативлык күрсәтүләренә бәйле вакытлар да була хәтта. Без бүген тормышны балаларны уку биналарына ташучы мәктәп автобусларыннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Мәдәният өлкәсендә дә шоферларсыз булмый.
Әлеге мөһим һөнәр ияләрен ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйм! Сәламәтлек, авыр һәм кирәкле эшегездә уңышлар, имин юллар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев