Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автомобиль шәхси дә, кагыйдәләр уртак

Полицейскилар, дәүләт автоинспекторлары һәм СМИ вәкилләре күптән түгел генә район юлларында рейд үткәрделәр. Полиция начальнигы Илгиз Алмакаев, рейдка чыкканчы, язгы каникуллар башланыр алдыннан старт алган акцияләр турында хәбәр итте, җәяүле һәм пассажир балалар иминлегенә аеруча зур игътибар бирүне үтенде. Гражданнарның ЮХИДИга түләмәгән штрафлары-тагын бер мөһим мәсьәлә булып тора. Шуңа да,...

Полицейскилар, дәүләт автоинспекторлары һәм СМИ вәкилләре күптән түгел генә район юлларында рейд үткәрделәр.

Полиция начальнигы Илгиз Алмакаев, рейдка чыкканчы, язгы каникуллар башланыр алдыннан старт алган акцияләр турында хәбәр итте, җәяүле һәм пассажир балалар иминлегенә аеруча зур игътибар бирүне үтенде.
Гражданнарның ЮХИДИга түләмәгән штрафлары-тагын бер мөһим мәсьәлә булып тора. Шуңа да, ата-аналар балаларын бакчадан алганда, ә бурычлылар эштән кайтканда гына район юлларына чыгу планлаштырылды. Җитмәсә, җомга көн дә әле... Рейд шулай уңышлы башланыр, дип уйлаган кеше булмады да. Штраф түләмәгән беренче кешене-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган иң өлкән ир-атны, аның "җиделе" машинасының дәүләт номерын тикшергәннән соң, автозаправка янында тоткарладылар.
-Аксубайда яшәүче 74 яшьлек ар-атка иске "җиделе" машинасын иминиятләштермәгән өчен декабрь аенда ук штраф салынган була. Канун буенча ул 500 сум штрафны 70-130 көндә түләгән булса, тынычлап йөргән булыр иде,-дип сөйли районның баш Дәүләт автоинспекторы Нияз Гималетдинов. -Әмма ул, законга каршы барып, явыз ният белән штраф түләмәүчеләр исәбенә керде.
Ни өчен түләмәдең, дигән сорауга, ул, бу айда бурычлар бар иде, пенсия алгач түләргә уйлаган идем, диде.
Закон буенча беркетмә төзегәндә, полициянең участок уполномоченные Руслан Хөснетдинов, шоферга, штраф түләмәгән очракта закон буенча, 10-15 тәүлеккә кулга алу каралган, дип аңлатты, әмма өлкән яшьтәге абзыйга карата мондый җәза бирүне суд кабул итмәскә мөмкин.
Бу көнне рейдта катнашучылар районның барлык авыл җирлекләрендә дә булдылар, дияргә була. Ә инде кич белән, район юлларында үткәрелгән рейдларга нәтиҗә ясалды.
-Биш-алты сәгатькә сузылган рейд барышында машина йөртүчеләргә 17 беркетмә төзелде,-дип сөйли җәмәгать иминлеге буенча полиция начальнигы урынбасары Анатолий Скворцов. -Тоткарланган шоферларның өчесе штрафны вакытында түләмәгән, берсе-иминлек каешын каптырмаган, өчесе фараларны кабызырга оныткан, ә калганнары рөхсәт ителгән тизлекне арттырган. Тик бер нәрсә сөендерә, авылларда балалар бакчалары ерак урнашмаган булса да, машинага утыртылган барлык балалар да махсус креслода иде.
Моңардан тыш, юл кагыйдәләрен үтәгәндә пассажир бала үзенчәлекле тәрбия ала. Рейдта катнашучылар, мондый чараларны даими үткәрергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев