Һава торышы уракны ашыктыра
Июльнең әлеге ункөнлеге башында район игенчеләре бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюга керештеләр. Быелгы һава торышы шартлары бөртекле культуралар өлгерешен ун көнгә диярлек кыскартты. Метеорологлар хәбәр итүенә караганда, һаваның дымлылыгы һәр көнне ике процентка кими. Нәтиҗәле температура суммасы 2010 ел чиген үтеп киткән. Карбыз, виноград кебек җылы һава яратучы культуралар өлгереше өчен шул...
Июльнең әлеге ункөнлеге башында район игенчеләре бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюга керештеләр.
Быелгы һава торышы шартлары бөртекле культуралар өлгерешен ун көнгә диярлек кыскартты.
Метеорологлар хәбәр итүенә караганда, һаваның дымлылыгы һәр көнне ике процентка кими. Нәтиҗәле температура суммасы 2010 ел чиген үтеп киткән. Карбыз, виноград кебек җылы һава яратучы культуралар өлгереше өчен шул җитә дә инде. Уракка беренче булып "ВАМИН-Аксу" агрофирмасы хезмәткәрләре кереште. Алар борчак җыеп алуны төгәллиләр инде, көзге культураларны чаптыру да тулы куәткә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев