Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә әзер булырга

Аксубай ДОСААФ бүлегендә хәрби-хисап белгечлеге буенча укулар үткән уннарча машина йөртүче ел саен Россиянең Кораллы Көчләр сафын тулыландыра. Монда күптән түгел хәрби машина йөртү буенча яңа уку корпусы ачылды. Булачак солдатларның хәрби һөнәр осталыкларын ничек үзләштерүләрен карар өчен ДОСААФка кунаклар - РФ Кораллы Көчләренең запастагы офицерлары, рәсми затлар килде. Аксубай...

Аксубай ДОСААФ бүлегендә хәрби-хисап белгечлеге буенча укулар үткән уннарча машина йөртүче ел саен Россиянең Кораллы Көчләр сафын тулыландыра.



Монда күптән түгел хәрби машина йөртү буенча яңа уку корпусы ачылды. Булачак солдатларның хәрби һөнәр осталыкларын ничек үзләштерүләрен карар өчен ДОСААФка кунаклар - РФ Кораллы Көчләренең запастагы офицерлары, рәсми затлар килде.


Аксубай ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков, оешма алдында җаваплы, машина йөртү белгечлегенә укыту белән беррәттән, булачак солдатлар белән башлангыч-хәрби әзерлек алып бару бурычы тора, дип билгеләп үтте. Һәм бу эш уңышлы алып барыла да.


ДОСААФ мәктәбен үткән яшьләр машина йөртү хокукына ия булып кына калмыйча, хәрби эш алымнарын, корал куллану, пневматик винтовкадан ату осталыгына да өйрәнәләр. Ә яшь егет - «курсантлар» «Хәрби машина йөртүче» төбәк бәйгеләрендә призлы урыннарны алып, үзләренең яхшы әзерлекле булуларын күрсәтәләр.


Биредә нәтиҗәле белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган. Иркен уку корпусы теоретик һәм гамәли дәресләр өчен заманча җиһазлар белән тулыландырылган. Монда чиста, якты һәм җылы. Кунаклар бинаны карап чыктылар, уку базасының материаль тулыланыш дәрәҗәсенә бәя бирделәр. Егетләр белән аралаштылар.


-Бүгенге көндә дөньяда катлаулы сәяси мохит хөкем сөрә, - диде, яшьләр аудиториясенә мөрәҗәгать итеп, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов. - Террорчылар кешелек өчен гаять зур куркыныч тудыра. Әмма безнең армия көчле, аның явызлыкка каршы торырлык куәте бар. Тиздән сез Ватанны саклаучылар булачаксыз. Сез машина йөртүче белгечлеген сайлагансыз икән, сездән техниканы яхшы белү һәм хәрби бурычларны хәл итүдә һөнәри осталык таләп ителә.


Запастагы МВД полковнигы, район офицерлары союзы рәисе Николай Прончатовның да булачак хәрбиләргә әйтер сүз бар иде.


-Сез - яшь буын вәкилләренең безнең ышанычларыбызны аклавыгызга өметләнәбез, - дип горурланып әйтте Николай Иванович. - Бәлки сез дә киләчәктә офицерлар булырсыз, ә бит дөньяда Ватан мәнфәгатьләрен яклаудан да күркәмрәк эш юк.


Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та булачак солдатлар белән ачык, ихлас әңгәмә корды.


- Әлеге укуларның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлау мөһим, - дип ассызыклады ул. - Ә бит берничә елдан сезнең алга хәрби бурычлар куелачак. Ә аларны үтәгәндә кешеләрнең язмышы сезгә бәйле булачак.


Яшьләр аудиториясе белән аралашканнан соң кунаклар хәрби әзерлек буенча ачык дәрестә катнаштылар. Укучылар бөтен күңелләрен биреп, Калашников автоматын сүтеп-җыйдылар. Аларның барысы да алда әле. Февральдә егетләрнең уку курслары төгәлләнә. Ә аннан соң инде армиягә китү турында уйларга да була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев