Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә – шоферлар булып

Аксубай ДОСААФ РОСТО соңгы өч елда район хәрби комиссариаты юнәлеше буенча призыв яшендә булган яшьләрне хәрби шофер белгечлегенә укытуны гамәлгә ашыра. Монда булачак солдатларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Курсантларның гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр белән очрашулары традициягә керде. Менә бу юлы да ДОСААФ рәисе Петр Волков чакыруы...

Аксубай ДОСААФ РОСТО соңгы өч елда район хәрби комиссариаты юнәлеше буенча призыв яшендә булган яшьләрне хәрби шофер белгечлегенә укытуны гамәлгә ашыра.


Монда булачак солдатларга патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә. Курсантларның гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр белән очрашулары традициягә керде. Менә бу юлы да ДОСААФ рәисе Петр Волков чакыруы буенча егетләр белән очрашуга район хәрби комиссары подполковник Анатолий Киселев, отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, запастагы полковник, мобилизацияләү эше буенча бүлек начальнигы Рәшит Гәрәев, МВД подполковнигы Гомәр Хәйруллин килде.
Очрашу җылы дустанә мохитта үтте. Офицерларның сугыш вакыйгалары турында сөйләүләре егетләрдә зур тәэсирләр уятты. Егетләр хезмәткә, солдатларның көнкүрешенә кагылышлы сораулар бирделәр, үзләре өчен бик күп яңалыклар тупладылар. Аларга якын араларда шоферлык таныклыгы биреләчәк, ә яз җитү белән алар Ватанны саклаучылар сафын тулыландырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашулар традициягә керде