Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә китте егетләр

Шимбә көнне иртәнге сәгать җиделәрдә Татвоенкоматның Аксубай бүлеге каршындагы мәйдан халык белән тулган иде. Тирә якка җыр-музыка, гармун тавышы яңгырады, җыелучыларның кычкырып сөйләшүләре ишетелде. Армиягә китүче яшь егетләрне озатырга район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район оешмалары, җәмәгать формированиеләре җитәкчеләре килде. Хәрби комиссариат тарихында егетләрне татвоенкоматның...

Шимбә көнне иртәнге сәгать җиделәрдә Татвоенкоматның Аксубай бүлеге каршындагы мәйдан халык белән тулган иде.


Тирә якка җыр-музыка, гармун тавышы яңгырады, җыелучыларның кычкырып сөйләшүләре ишетелде. Армиягә китүче яшь егетләрне озатырга район башлыгы Камил Гилманов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, район оешмалары, җәмәгать формированиеләре җитәкчеләре килде.
Хәрби комиссариат тарихында егетләрне татвоенкоматның җыелу пунктына мондый тантаналы төстә озату булганы юк иде әле. Җитәкчеләрнең рәсми чыгышлары, җылы сүзләре җыелучыларга киеренкелектән арынырга ярдәм итте. Бүлектә соңгы озату эшләрен җайга салган арада, армиягә китүче егетләр белән район ветераннар Советы рәисе Евгений Копанев очрашты. Ул булачак солдатларның армиягә нинди кәеф белән китүләре турында сорашты. - Үзем теләп барам!-дип җавап бирде аңа Чуаш Енорускиносы авылы егете Степан Енизеркин. (Степан һичшиксез әйбәт солдат булачак - ул техниканы яхшы белә, һөнәри лицейны тәмамлагач "Аксу Агро" агрофирмасында механизатор булып эшләгән һәм үзен яхшы яктан гына күрсәткән). Евгений Петрович егетләргә уңышлы хезмәт итүләрен һәм исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде. Шул арада военкомат ишегалдына микроавтобус килеп туктады. Район хәрби комиссары командасы буенча булачак солдатлар бер сафка тезелеп бастылар. Военком аларга хәрби бурычны намус белән үтәргә, чакырды. Әти-әниләре, якыннары белән даими элемтәдә торырга кирәклеген искә төшерде.
-Армиядә хезмәт итү - изге бурыч. Бүген без сезне район халкы белән бергәләп намуслы хезмәт итүегезне, район данын яклавыгызны теләп озатабыз. Хәрби чыныгу сезгә алдагы тормышыгызда да авырлыкларны җиңеп, үз юлыгызны табарга ярдәм итәчәк, - диде үзенең чыгышында район башлыгы. Ул егетләргә хезмәт итеп кайтканнан соң, районда калып, туган җиребезне үстерүгә өлеш кертүләрен теләде.
Запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов та егетләргә үзенең хәер-фатихасын бирде. Озатучыларның чыгышлары тәмамланганнан соң, яшь "солдатлар" әти-әниләре, туганнары, дуслары белән саубуллашып, автобуска кереп утырдылар. Ундүрт яшь аксубайлы утырган автобус Казанга юл алды. Озатучылар аларны кычкыру, сызгыру тавышлары белән әләмнәр болгап озатып калдылар. -Бу көн алар күңелендә гомерлек матур истәлек булып калсын, - диде озатучыларның берсе.
Зинаида ЛЕОНТЬЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев