Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә китә егетләр

Октябрь ае керү белән Татарстанда көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Быелның көзендә дүрт меңнән артык татарстанлы хәрби хезмәт үтү өчен Кораллы Көчләр берләшмәләренә һәм хәрби частьларга, эчке гаскәрләргә һәм башка хәрби формированиеләргә җибәреләчәкләр. Алар арасында 60 аксубайлы да бар. Республиканың күпчелек егетләрен Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк (Каспий флотилиясе, Кара диңгез...

Октябрь ае керү белән Татарстанда көзге чакырылыш кампаниясе старт алды.


Быелның көзендә дүрт меңнән артык татарстанлы хәрби хезмәт үтү өчен Кораллы Көчләр берләшмәләренә һәм хәрби частьларга, эчке гаскәрләргә һәм башка хәрби формированиеләргә җибәреләчәкләр. Алар арасында 60 аксубайлы да бар.
Республиканың күпчелек егетләрен Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк (Каспий флотилиясе, Кара диңгез флоты, ВВС частьлары) хәрби округларына җибәрәчәкләр.
Призывникларның беренче партиясен Татарстанның җыелма пунктыннан гаскәрләргә октябрь азагында озату планлаштырыла.
Әлегә чакырылыш комиссиясенә 165 аксубайлы чакырылган. Алар район үзәк шифаханәсендә медицина күзәтүе үтәләр. Составында комиссия рәисе - башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов, район хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Рәшит Фәсхетдинов, район үзәк шифаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов, МВД бүлеге, мәгариф бүлеге, ветераннар советы вәкилләре булган комиссия егетләренең армиядә хезмәт итүгә яраклы булуларын тикшерә.
-Бөтен факторларны да исәпкә алабыз,- дип әйтте Рәшит Фәсхетдинов, - ләкин барыннан элек сәламәтлеккә һәм һөнәр буенча әзерлек булуга игътибар бирәбез. Язгы чакырылыш вакытындагы кебек үк, югары һәм һөнәри урта белемле гражданнарга өстенлек бирәбез.
Чакырылыш чорында, чакырылыш комиссиясе составында даими эшләүче җәмәгать оешмалары вәкилләре егетләрне чакыру һәм хәрби частьларга озатуны контрольдә тотачаклар. Чакырылыш комиссиясе эшендә 85 җәмәгать оешмасы вәкиле, комиссия утырышларында катнашкан ата-аналар катнашуы планлаштырыла.
2007 елдан бирле ТР хәрби комиссариатының җыелма пунктында, егетләрне хезмәт итү урыннарына озатканда, һәркайсына бүләк итеп кәрәзле телефон бирәләр. Республика хөкүмәте тарафыннан аена бер тапкыр 30 минут бушлай сөйләшү һәм 10 смс җибәрү каралган. Рәсәй Федерациясе чикләрендә хезмәт итүчеләргә роуминг түләнә.
Минем алда дүрт егет комиссия үтте. Беренчесе - ике бала атасы, икенчесе Яр Чаллы шәһәрендәге югары уку йортларының берсендә белем алучы студент, өченчесе- аспирант (ул комиссиягә хезмәт итүне кичектерә торган канунның ниндидер маддәсен дә укып бирде) булып чыкты һәм, ниһаять, дүртенчесе армия сафларына алуга яраклы дип табылды.
Комиссиягә килгән егетләрнең күбесе армиягә китәргә тели икән.
-Мин һава-десант гаскәрләренә китәм, - дип сөйли солдатлыкка кандидат Илназ, - сәламәтлегем зарланырлык түгел, нык, буем да җитәрлек (десантчыларның буе 175 см. дан ким булырга тиеш түгел).
Кайберәүләр киләсе елның 1 гыйнвареннан үз көченә керәчәк канунга сылтыйлар: армиядә хезмәт итмәгән ир-егет дәүләт хезмәткәре булып эшли алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев