Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армиягә китә егетләр

Районда берничә ел рәттән армиягә хезмәт итәргә китүчеләр өчен тантаналы бәйрәм оештырыла. Хәер-фатыйха, армиядә исән-имин хезмәт итүгә юнәлдерелгән, ихлас күңелдән чыгып әйтелгән сүзләр егетләр хәтерендә мәңге сакланыр. Абруй казанган кешеләр белән очрашу Ватан, гражданлык буручы турында уйланырга мәҗбүр итә. Районда, Мәдәният йортының тамашачылар залында җыелган егетләрнең күңел кылларын тибрәндереп, Призывник...

Районда берничә ел рәттән армиягә хезмәт итәргә китүчеләр өчен тантаналы бәйрәм оештырыла.



Хәер-фатыйха, армиядә исән-имин хезмәт итүгә юнәлдерелгән, ихлас күңелдән чыгып әйтелгән сүзләр егетләр хәтерендә мәңге сакланыр. Абруй казанган кешеләр белән очрашу Ватан, гражданлык буручы турында уйланырга мәҗбүр итә. Районда, Мәдәният йортының тамашачылар залында җыелган егетләрнең күңел кылларын тибрәндереп, Призывник көне үтте. Әгәр дә моңа кадәр кемнедер армиядә хезмәт итү турындагы уйлар борчыган булса, бүген исә, запастагы офицерлар, дин әһелләре, чакырылган башка кунакларның чыгышыннан соң, алар, һичшиксез, үз фикерләрен үзгәрткәннәрдер. Бәйрәм дустанә мохиттә үтте. Россия армиясе көче һәм куәте турындагы документаль фильм күрсәтү бәйрәмгә аерым үзенчәлек өстәде. Залда булачак солдатлар белән бергә аларның әти-әниләре, якыннары һәм дуслары да җыелды. Аларның һәрберсе чыгыш ясаучының һәр сүзен йотлыгып тыңлады.


-Армия - ул чын ир- егетләр үтәргә тиешле гади мәктәп кенә түгел, - дип әйтте, залда утыручы призывникларга мөрәҗәгать итеп, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов. - Безнең районнан китеп хезмәт иткән бер генә солдат турында да начар сүз ишетмәдек. Сезнең дә күркәм йоланы дәвам итеп, лаеклы хезмәт итеп кайтуыгызны телим. Ул шулай ук бүген Россия Кораллы Көчләр сафында хезмәт итү өчен нинди шартлар тудырылуы турында сөйләде.


Ватанга хезмәт итүгә берничә дистә ел гомерен багышлаган запастагы генерал-майор Анатолий Молоствов армиядә иминлек чараларына аеруча җавапчыл карарга киңәш итте. Бу - имин хезмәт итүнең төп шартларыннан берсе.


Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров та егетләрнең лаеклы хезмәт итүләрен теләде.


Сугышчы-интернационалчылар исеменнән булачак солдатларны Призывник көне белән Эчке эшләр хезмәте подполковнигы, Әфганстан сугышы ветераны Гомәр Хәйруллин тәбрикләде. Бәйрәм программасы рәсми чыгышлар, концерт номерлары белән үрелеп бару сәбәпле, вакытның үтүе сизелмәде дә.
- Кораллы Көчләр сафында 32 ел хезмәт итү дәверендә мин 11 гарнизон алмаштырдым, - дип искә алды запастагы полковник, район хакимияте башлыгының мобилизация эше буенча урынбасары Рәшит Гәрәев. - Һәм бу дәвердә мин Ватаным өчен горурланып яшәдем. Сезгә дә уңышлы хезмәт итеп, исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телим.


Призывникның әнисе Ирина Никонова егетләргә хәер-фатыйха биреп, күңел түреннән чыккан теләкләрен җиткерде. Сәхнәдән ул алкышларга күмелеп, улы тапшырган чәчәк бәйләмен кочаклап төште. Призывник Динар Фәхретдинов иптәшләренә нотык белән мөрәҗәгать итте һәм аның чыгышы алкышларга күмелде. Быел җәй армиядә хезмәт итеп кайткан Сергей Ильин хезмәт турындагы фикерләре белән уртаклашты.
Сәхнәгә районның дин әһелләре менгәч, зал тынып калды.


-Ерак тарафларда хезмәт иткәндә, туган ягыгызда сезнең исән-имин кайтуыгызны теләп, сагынып көтеп торуларын онытмагыз, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Аксубай районы имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илнар Сафиуллин.


Аксубай православие дине вәкиле протеиерей Александр Качаев, яшьләргә мөрәҗәгать итеп:
-Сынаулар аша үткән кешенең рухы көчлерәк, акылы зирәгрәк була. Әлеге сыйфатлар сезне гомерегез буена саклый торган байлыкка әверелсен иде, - диде.


Район ДОСААФ җитәкчесе Петр Волков Призывник көненә булачак солдатларның остазы буларак килгән. Чөнки алар арасында әлеге оешмада һөнәр алучылар да аз түгел. Машина йөртү таныклыгы белән бергә, алар ДОСААФта хәрби эш күнекмәләренә дә өйрәнделәр.
Залда беренче төркем белән хезмәт итәргә китүче егетләргә сынау үткәрелде. Алар үзләренең хезмәт итәргә әзер булуларын физик күнекмәләр ясап күрсәттеләр. Зал аларга иң югары бәяне бирде. Бәйрәм соңында егетләргә район хакимияте исеменнән кул сәгатьләре тапшырылды. Озатучыларның изге ниятләре җиткерелде, ә хәзер часть командирларыннан Рәхмәт хатлары көтәсе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев