Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армия тулылану көтә, ә аксубайлылар моңа әзер

Беренче апрельдә районның призыв комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. 2014 елның язында Россиянең 154 мең егете солдат киеме киячәк. Татарстаннан дүрт меңгә якын егет армиягә китәргә әзерләнә, шуларның 58 е-аксубайлы. Булачак солдатларның беренче отряды Татарстан хәрби комиссариатының җыелма пунктына апрельнең икенче яртысында озатылачак. Уникенче майдан соң да армиягә озату планлаштырыла....

Беренче апрельдә районның призыв комиссиясе үз эшен башлап җибәрде.
2014 елның язында Россиянең 154 мең егете солдат киеме киячәк. Татарстаннан дүрт меңгә якын егет армиягә китәргә әзерләнә, шуларның 58 е-аксубайлы. Булачак солдатларның беренче отряды Татарстан хәрби комиссариатының җыелма пунктына апрельнең икенче яртысында озатылачак. Уникенче майдан соң да армиягә озату планлаштырыла. Ә призыв 15 июльдә тәмамланачак. Шулай булгач, югары һәм урта уку биналарын тәмамлаган егетләр, диплом алганнан соң, язгы призывка эләгә алалар Әлегә яшьләр медицина комиссиясе үтәләр. Табиблар тикшергәннән соң, алар комиссия әгъзалары каршына басачак.
-Призывник Шеверин призыв комиссиясенә килде,-дип белдерде беренче егет һәм үзенең документларын сузды. Комиссия әгъзалары-район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Рузилә Бәширова, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов аның укудагы, гаиләдәге хәле белән кызыксындылар. -Армиягә барасың киләме?-дип сорадылар соңыннан.
-Кирәк булгач барам инде,-диде егет турыдан ярып, әмма комиссия аны армиягә алу срогын кичектерде. РФ Конституциясенең 59 нчы маддәсе нигезендә Ватанны яклау һәр егетнең изге бурычы икәнен яхшы аңлый ул. Бер елдан соң, аның армиядә хезмәт итүгә карата мөнәсәбәте үзгәрер, бәлки. Бу арада комиссия каршына басу өчен тагын дистәләгән егет коридорда үз чиратын көтте.
Татарстан хәрби комиссариатының Аксубай районы буенча территориаль бүлегендә хәбәр итүләренчә, быелгы яңа призывка үзгәрешләр кертелгән. Хәзер призывникларга медицина, биометрик, һөнәри мәгълүматлар язылган шәхси электрон карта биреләчәк. Татарстан хәрби комиссариаты яшь солдатларны телефон, шәхси гигиена өчен кирәк булган әйберләр белән тәэмин итә. Тагын шуны билгеләп үтәсе килә: кертелгән яңалыкка нигезләнеп, кайбер медицина күрсәткечләре буенча хәрби табиб экспертизасы таләпләре киметелгән. Солдатның физик торышына таләпләр киметелгән вазыйфалар да бар
.
Аксубайда булачак солдатларны хәер-дога биреп, җырлы-биюле чаралар оештырып армиягә озату күркәм гадәткә әверелде. Призывник көне апрель азагында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев