Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Армия лаеклы егетләрне көтә

Көзге чакырылыш старт алды Бу Аксубай районындагы ике йөздән артык егет һәм аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч чор. Чөнки киләсе елда аларның тормышы тамырдан үзгәрә ала. Медицина тикшеренүе үтәргә тиешле 250 егетнең 67 се солдат формасы киячәк. Армия хезмәтенә чакыруга кагылышлы барлык сораулар буенча районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов белән әңгәмә...

Көзге чакырылыш старт алды Бу Аксубай районындагы ике йөздән артык егет һәм аларның әти-әниләре өчен дулкынландыргыч чор.



Чөнки киләсе елда аларның тормышы тамырдан үзгәрә ала. Медицина тикшеренүе үтәргә тиешле 250 егетнең 67 се солдат формасы киячәк.


Армия хезмәтенә чакыруга кагылышлы барлык сораулар буенча районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов белән әңгәмә корабыз.


- Көзге чакырылыш комиссиясендә чакыру пунктына 1997 елда туган һәм 18 яшенә җиткән егетләр килергә тиеш. Шулай ук төрле сәбәпләр буенча хезмәткә алынмаган, өстәмә вакыт бирелү мөмкин булмаган 27 яшькәчә ир-егетләр дә. Медицина тикшеренүе үтү буенча чаралар һәм районның чакырылыш комиссиясе эше оешкан төстә, штат режимында, закон таләпләренә нигезләнеп алып барыла. Армиягә алу - дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим вакыйга. Бу эшкә төрле структуралар һәм ведомстволар, оешмалар, кешеләр җәлеп ителә. Һәм һәркем үз бурычын үти.


-Рәшит Шәүкәтович, бүгенге армиягә белеме һәм һөнәре нинди булган егетләр кирәк?


-Кораллы Көчләр сафына техник белемле егетләр аеруча кирәк. Безнең призывниклар арасында шундый белемле егетләр аз түгел. Әйтик, көзен сафка басачак 67 егетнең 22 се ДОСААФ линиясе буенча хәрби машина йөртүче белгечлеге алган. Әлеге оешма белән без тыгыз элемтәдә торабыз. Һәм хәрби машина йөртүчеләр әзерләү буенча эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Армиядә машина йөртергә теләп ДОСААФка укырга керүчеләр аз түгел. Шунысын да әйтеп үтәсем килә, югары белемле призывниклар үзләре теләгән төбәктә, шәһәрдә армия хезмәтен үтү өчен, ике елга контракт төзи алалар. Бер сүз белән әйткәндә, армия лаеклы тулылану көтә.


-Булачак солдатларның әниләренә нәрсә әйтә аласыз?


-Сезнең горурлыгыгыз - ныклы, исәнлекле, армиядә хезмәт итәргә яраклы уллар үстерү. Армия мәктәбен үтеп, алар чын ир-атларга әвереләләр. Улларыгызны армиягә җибәрүдән куркырга кирәкми. Аның ничек хезмәт итүе, армия коллективындагы үзара мөнәсәбәтләр хакында борчылмагыз. Тәҗрибә күрсәткәнчә, спорт белән шөгыльләнгән, актив, максатчан егетләр армия тормышына тизрәк күнегәләр. Мондый солдатлар дуслары һәм командирлары арасында ихтирам казаналар.


-Яшьләрнең армиягә карата мөнәсәбәте алдагы чакырылышлар буенча мәгълүм. Бу планда берәр нәрсә үзгәрдеме?
-Әйе, соңгы елларда Россия Кораллы көчләренең абруе күпкә артты. Барлык массакүләм мәгълүмат чараларында армиянең куәтле, заманча техника белән җиһазлануы хакында язалар, телевидениедән дә моны күрсәтеп торалар. Шундый техникада эшләп карарга теләмәгән егет бармы икән соң?
Зинаида Леонтьева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев