Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алтын җепләр белән чигелгән милли кием

Аксубай лицее укытучысы Альбина Гыйззәтуллина "Этномириада" Халыкара традицион сәнгать культурасы бәйге-фестивальдә икенче урынны яулады. Ул бәйге хөкемдарлары игътибарына алтын-көмеш җепләр белән чигелгән "Татар халык костюмы" - шәл-яулык һәм баш киемен тәкъдим итте. Мондый эш алтын-көмеш җепләр белән чигелгән, ялтыравыклар, төрле төстәге сәйләннәр белән эшләнгән декоратив-бизәкле милли кием-салымны күзаллый. Районда Альбина...

Аксубай лицее укытучысы Альбина Гыйззәтуллина "Этномириада" Халыкара традицион сәнгать культурасы бәйге-фестивальдә икенче урынны яулады.

Ул бәйге хөкемдарлары игътибарына алтын-көмеш җепләр белән чигелгән "Татар халык костюмы" - шәл-яулык һәм баш киемен тәкъдим итте.
Мондый эш алтын-көмеш җепләр белән чигелгән, ялтыравыклар, төрле төстәге сәйләннәр белән эшләнгән декоратив-бизәкле милли кием-салымны күзаллый.
Районда Альбина Хәким кызын технология һәм рәсем дәресләре укытучысы, "Мастерица" түгәрәге җитәкчесе буларак беләләр. Район күләмендә уздырылган барлык чараларда да диярлек иҗади яктан оста педагогның кул эшләнмәләре күргәзмәсе урын алмый калмый.Ул чигү, рәсем ясау, батик, Канзаши техникасы белән мавыга. Дәресләрдә һәм түгәрәкләрдә укучыларын да шуңа өйрәтә. Альбина Хәкимовна янына үз куллары белән матурлык тудырырга өйрәнү өчен 3-7 сыйныфларда белем алучы 15 укучы килә.
- Дәресләр бушлай булса да, бүгенге көндә мондый теләсә нинди шөгыль, дәрес өчен дә акча таләп ителә. Эшләү өчен чимал сатып алырга кирәк. Әмма мин кулдан эшләнгән һәр әйбер файда китерергә тиеш дип саныйм. Мисалга, Канзаши техникасы белән ясалган чәчәкне чәч каптырмасы яки брошка итеп кулланырга була, - дип фикерләре белән уртаклашты Альбина. - Әгәр дә ки картина иҗат итәсең икән, аны кысага урнаштырырга мөмкин - ул теләсә нинди интерьерны бизәп торачак.
Альбина Хәкимовна уникенче ел укытучы булып эшли. Шул вакыт эчендә аның укучылары күптапкыр район, республика һәм Россия дәрәҗәсендә уздырылган бәйгеләрдә җиңү яулаганнар. Ул белем биргән укучылар арасында аның һөнәрен сайлаучылар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев