«Алтын» белән кайтты
Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучысы Валентина Волкова Мәскәүдә үткән 3 Бөтендөнья балалар уеныннан җиңүче булып кайтты. Татарстан җыелма командасы, Валентина да шул командага кергән, 12-14 яшьлек уенчылар арасында үткәрелгән футбол ярышларында җиңү яулады. Төп бүләктән тыш, Валя өстәл теннисы һәм җиңел атлетиканың төрле төрләрендә чыгыш ясап, тагын дүрт Грамота алып...
Иске Ильдеряк урта мәктәбе укучысы Валентина Волкова Мәскәүдә үткән 3 Бөтендөнья балалар уеныннан җиңүче булып кайтты.
Татарстан җыелма командасы, Валентина да шул командага кергән, 12-14 яшьлек уенчылар арасында үткәрелгән футбол ярышларында җиңү яулады. Төп бүләктән тыш, Валя өстәл теннисы һәм җиңел атлетиканың төрле төрләрендә чыгыш ясап, тагын дүрт Грамота алып кайтты.
Тарханка авылында күп балалы гаиләдә үскән бу кыз мәктәптә гел бишлегә генә укый, спортны бик ярата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев