Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«Алтын алка» бронза китерде

Районның үзәк шугалагында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының яшь хоккейчылары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды. Башлангыч уеннар республиканың өч зонасында үтте. Финалга шул ярышларда җиңгән командалар җыелды. Алар арасында Арча, Балтач, Кайбыч, Тукай, Кама аръягы зонасын тәкъдим итүче Әлки һәм Аксубай районы командалары бар иде. Яшь хоккейчыларның ярышы...

Районның үзәк шугалагында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының яшь хоккейчылары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды.


Башлангыч уеннар республиканың өч зонасында үтте. Финалга шул ярышларда җиңгән командалар җыелды. Алар арасында Арча, Балтач, Кайбыч, Тукай, Кама аръягы зонасын тәкъдим итүче Әлки һәм Аксубай районы командалары бар иде.


Яшь хоккейчыларның ярышы өч көн дәвам итте, шуңа аксубайлыларга өч көн рәттән боз өстендәге матур уенны күзәтү мөмкинчелеге булды. Көрәшчеләрнең һәр җиңүе тамашачыларның кычкырып көч бирүе белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, Арча районы турнир җиңүчесе булды, икенче урында-балтачлылар, Аксубай балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе командасы (тренерлары Нияз Хисмәтов һәм Руслан Шиһапов) өченче урынны яулады. Безнең командадан Адель Хисмәтов иң яхшы һөҗүм итүче дип табылды.


Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Призлы урыннарны алучы командалар кубок, ә команда әгъзалары медальләр һәм "Татарстан -Яңа гасыр" сәяси совет рәисе Ф. Мөхәммәтшин имзасы куелган Грамоталарга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев