Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдынгыларны хөрмәтләделәр

Үткән атнада Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәмдә узган ел йомгаклары буенча хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр. Аларны котларга бу көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм инвестиция компанияләре җитәкчеләре килде. Бәйрәм башланганчы Илдус Габдрахманов район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай районы УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов һәм...

Үткән атнада Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәмдә узган ел йомгаклары буенча хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.


Аларны котларга бу көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов һәм инвестиция компанияләре җитәкчеләре килде.
Бәйрәм башланганчы Илдус Габдрахманов район башлыгы Камил Гилманов, Аксубай районы УСХиП начальнигы Хәлил Хәлимов һәм белгечләр "ВАМИН-Аксу" агрофирмасының "Ленин исемендәге" һәм "Тимошкино" бүлекчәләрендәге терлекчелек комплексында булдылар. Министр урынбасары терлекләрне кышлату, азыкның җитәрлек булуы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен сату мәсьәләләре белән кызыксынды.
Соңыннан район Мәдәният йортында чараның рәсми өлеше булды. аны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең табигать көйсезлекләренә һәм башка авырлыкларга да карамастан җитештерү күрсәткечләрен яхшыртулары турында билгеләп үтте. Камил Камалович шулай ук республика җитәкчеләренә аграр секторга даими ярдәм күрсәткәннәре өчен дә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәтчәннәре Николай Симаков ("ВАМИН-Аксу" ООО), Мәрьям Мостафина ("Аксу Агро" ООО), Александр Яманов ("Аксубай Продкорпорациясе" ООО), Мария Федотова ("Колос" ООО) һәм Рафаэль Мингатин ("Алтэкс" ООО) район башлыгы кулыннан Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр алдылар.
Районның авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче иң яхшы хезмәкәрләрне бәйрәм белән ТР СХиП Министры Марат Әхмәтов исеменнән аның игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов та котлады.
Ул күп кенә икътисади күрсәткечләр буенча Аксубай районы республиканың тотрыклы үсеп килүче районнары арасына керүен аерым билгеләп үтте, шулай ук терлекләрнең баш саны артуын һәм продукция җитештерүне арттыруны да уңай яктан бәяләде, районда аграр секторны алга таба үстерү өчен зур потенциал барлыгын да ассызыклады. Министр урынбасары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау Грамоталары белән авыл хуҗалыгы формированиеләре алдынгылары - Михаил Афанасьевны ("ВАМИН-Аксу" ООО), Наил Галиев ("Аксу Агро" ООО), Евдокия Толкинаны ("Актай" ООО) бүләкләде, хезмәттәге яхшы күрсәткечләре өчен Ульфат Миндубаев, Мәрбия Нургалиева (икесе дә "ВАМИН-Аксу" ОООдан), Вячеслав Ильдимировка ("Аксубай Продкорпорациясе" ООО) Рәхмәт хаты тапшырды.
Котлаулар Мәдәният бүлеге һәм Балалар Сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм концерты белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев