Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алдакчылардан сакланыгыз

Дүшәмбе көнне Татарстанда "Сак булыгыз, алдакчылар" профилактик акция башланды. Ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк, аның максаты - халыкка участок уполномоченныйлары һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан социаль җинаятьләр турында җиткерү, листовкалар тарату, өлкән буын вәкилләре белән очрашып, әңгәмәләр уздыру. - Алдакчылар, кызганычка каршы, күп очракларда нәкъ менә өлкән буын кешеләрен алдыйлар,...

Дүшәмбе көнне Татарстанда "Сак булыгыз, алдакчылар" профилактик акция башланды.

Ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк, аның максаты - халыкка участок уполномоченныйлары һәм полиция хезмәткәрләре тарафыннан социаль җинаятьләр турында җиткерү, листовкалар тарату, өлкән буын вәкилләре белән очрашып, әңгәмәләр уздыру.
- Алдакчылар, кызганычка каршы, күп очракларда нәкъ менә өлкән буын кешеләрен алдыйлар, шалтыраталар, аларга килеп үзләрен социаль хезмәткәр буларак таныштыралар, - диде полиция җитәкчесе урынбасары Владимир Семенов. - Алдакчылар хәтта Җиңү юбилее кебек бөек даталардан да үзләренә файда эзлиләр - даталар хөрмәтенә төрле субцидияләр тапшыру максатында өйләргә кереп, документларны күрсәтүне сорыйлар, банк өлкәсендәге яңалыклар турында сөйлиләр.
Алдакчылар кешенең хис-кичерешләре белән дә уйныйлар -якын кешегез бәла-казага дучар булды дип ялганлап, берәр счетка акча күчерергә яисә телефонга акча салырга кушалар. Полиция хезмәткәрләре гражданнардан үзләренең өлкән яшьтәге туганнарына нинди генә очракта да алдакчылар кармагына эләкмәү турында аңлатуларын үтенә. Әгәр дә балалары яки оныклары турында берәр куркыныч хәбәр килә икән, аларны кире шалтыратып белешергә өйрәтегез, ә өйгә үзләрен кем булып кына таныштыруларына карамастан, чит-ят кешеләрне кертмәскә кушыгыз. Сезгә алдакчылар шалтыратса, 02, 2-79-74, 2-72-04, 2-74-69 телефоннары буенча полициягә хәбәр итегез.
Кәрәзле телефоннан 020 номерын җыярга (ашыгыч хезмәт телефонына шалтырату кәрәзле телефонның балансы нульдә булганда да кабул ителә).
фото http://bestglobalinfo.ru/netcat_files/168/149/33fcbdbc498afb98a74a0932f7ed688

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев