Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аларның проектын кулланырга мөмкин

Математика елы кысаларында Аксубай лицеенда укучыларның "Тикшерәбез һәм проект төзибез" дип аталган район фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Конференциянең "Математика" секциясендә 16 мәктәптән килгән 28 укучы, ә "Физика" секциясендә 11 мәктәптән 17 укучы катнашты. Укучылар эшен составында мәгариф бүлеге методистлары, математика һәм физика укытучыларыннан торган комиссия бәяләде. Иске Ильдеряк урта мәктәбенең...

Математика елы кысаларында Аксубай лицеенда укучыларның "Тикшерәбез һәм проект төзибез" дип аталган район фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.


Конференциянең "Математика" секциясендә 16 мәктәптән килгән 28 укучы, ә "Физика" секциясендә 11 мәктәптән 17 укучы катнашты. Укучылар эшен составында мәгариф бүлеге методистлары, математика һәм физика укытучыларыннан торган комиссия бәяләде.
Иске Ильдеряк урта мәктәбенең физика укытучысы Николай Убейкин-лаеклы ялда, тик моңа карамастан, нәкъ менә ул, укучыларны фәнни һәм техник иҗатка тарту, балаларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру, шулай ук Аксубай муниципаль районында укучыларның фәнни-тикшеренү җәмгыятен булдыру максатларында, ел саен әнә шундый фәнни-гамәли конференция үткәрү идеясын тәкъдим итте.
Жюри әгъзалары, конференциядә катнашучыларның сүзләренә караганда, чара уңышлы һәм нәтиҗәле үтте.


"Математика" секциясендә 7-9 сыйныф укучылары арасында җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Беренче урында-Наталия Орлова (Сөнчәле мәктәбе, җитәкчесе-Наталия Крюкова), икенчедә- Ангелина Ярушева (Иске Савруш, җитәкчесе-Галина Антипова), өченче призер-Аксубай лиценнан Аида Глезденева (җитәкчесе Валентина Прохорова).


10-11 сыйныф укучылары арасында беренче урынны 3 нче Аксубай урта мәктәбеннән Дмитрий Семенов алды (укытучысы Галина Хуҗиәхмәтова), икенче урынны Иске Ибрай мәктәбеннән Альберт Шебалов һәм Илнур Хәмитов бүлештеләр (җитәкчеләре Роза Ибраһимова), өченче урынга 3 нче Аксубай урта мәктәбеннән Ранис Хәмәдиев лаек булды (Галина Хуҗиәхмәтова).


"Физика" секциясендә Динә Батдалова (Иске Ибрай мәктәбе, җитәкчесе-Илһам Дәүләтшин) һәм 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән Ольга Убейкина (җитәкчесе Светлана Ванюкова) иң көчлеләр булдылар. Призерлар-Резидә Хәйретдинова (Яңа Дума мәктәбе, Җәүдәт Вәлиуллин), Анастасия Петрова (Аксубай лицее, Нина Беляева, Наталья Антохина), Алексей Миронов (Чув. Енорускино, Любовь Кудряшова), Артем Малецков (Иске Мокшино, Николай Гаврилов).


Конференция күрсәткәнчә, районда техник иҗат, фәнни тикшеренүләр белән мавыгучы балалар бихисап. Балаларның кайбер проектлары район өчен дә мөһим булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев