Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алар йортларга яктылык бирәләр

Декабрь аеның өченче якшәмбесендә район мәдәният йортының тамашачылар залында район энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Бәйрәмне ачып, Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы начальнигы Марат Сруртдинов хезмәттәшләренең мактауга лаек эшләре өчен рәхмәт белдерде, узган ел энергетиклар көче белән районда күп эшләр башкарылуын әйтеп үтте. Үткән ел табигать көйсезлегеннән зыян күргән...

Декабрь аеның өченче якшәмбесендә район мәдәният йортының тамашачылар залында район энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.


Бәйрәмне ачып, Чистай электр челтәрләренең Аксубай филиалы начальнигы Марат Сруртдинов хезмәттәшләренең мактауга лаек эшләре өчен рәхмәт белдерде, узган ел энергетиклар көче белән районда күп эшләр башкарылуын әйтеп үтте.
Үткән ел табигать көйсезлегеннән зыян күргән электролинияләрне сафка бастыруга бик күп көч һәм ресурслар сарыф ителде. Аксубайлылар электр энергиясе һәм җылылык булмаудан аз зыян күрсеннәр өчен, әлеге кешеләр тәүлек буе эшләделәр.
Әнә шуннан соң энергетиклар табигать белән шаярырга ярамаганлыгын аңлап, районның күпчелек ут бирүче линияләренә ревизия ясадылар. Электр линияләре саклана торган зоналарда ут чыбыкларын өзү куркынычы булган агачларны кистеләр, җәйге чорда табылган җитешсезлекләрне бетерү чарасын күрделәр.
Бүген күп авылларда ут чыбыкларын СИПка алыштыру һәм электр уты белән тәэмин итүне яхшырту буенча күп кенә мәсьәләләрне чишү эше алып барыла.
Аксубай энергетикларын бәйрәм белән котларга Чистай электр челтәренең "Челтәрләр компаниясе" ААҖ филиалы баш инженеры Рөстәм Әхмәтов килде. Ул шулай ук белгечләребезнең эшенә уңай бәя бирде һәм югары уңышларга ирешкәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Мондый бәйрәм әлбәттә бүләкләүләрсез узмады. Монтер Анатолий Горбатовка РФ Энергетика министрлыгы тарафыннан Рәхмәт Хаты тапшырылды. баш инженер Николай Телешев ТР Энергетика министрлыгының мактау грамотасы белән, монтер Олег Трубкин "Челтәрләр компаниясе" ААҖның Рәхмәт Хаты белән бүләкләнде. Закирҗан Идиятов Чистай электр челтәрләре Мактау грамотасына лаек булды. Шулай ук ЧЭСның Рәхмәт хатын Валентин Голованов һәм Иван Терентьев алды.
Район башлыгы Камил Гилманов һәм район халкы исеменнән энергетикларны Башкарма комитет җитәкчесе Николай Становов тәбрик итте. Ул районның ут һәм җылылык комплексы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм үткән елгы аварияне үз вакытында юкка чыгару өстендә эшләгәннәре өчен Ислам Ганиевка, Сергей Ильинга, Лев Васильевка, Владимир Ермишкинга, Николай Трубкинга, Владимир Федоров һәм Ильнар Хәмидуллинга Мактау грамоталары тапшырды.
Бәйрәм Мәдәният бүлеге үзешчән артистлары һәм Сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев