Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акыл белән эш ит

Ел башыннан район территориясендә өч янгын чыккан. 150 мең сумга якын матди зыян килгән. Бу турыда Аксубай районы буенча ОНД начальнигы Рөстәм Гафиятов хәбәр итте. Елның салкын чорында һәр кеше җылыда яшәргә тели, әмма күпләр кышкыга алдан ук хәзерләнергә кирәклеген оныталар. Моның өчен төп һәм өстәмә җылылык һәм яктылык чыганагы...

Ел башыннан район территориясендә өч янгын чыккан.


150 мең сумга якын матди зыян килгән. Бу турыда Аксубай районы буенча ОНД начальнигы Рөстәм Гафиятов хәбәр итте. Елның салкын чорында һәр кеше җылыда яшәргә тели, әмма күпләр кышкыга алдан ук хәзерләнергә кирәклеген оныталар. Моның өчен төп һәм өстәмә җылылык һәм яктылык чыганагы булып торган җылыту системасын һәм электр җиһазларын тикшерергә кирәк. Ә бит беренче ике очракта нәкъ менә электр җиһазларыннан файдалануның техник кагыйдәләрен бозу, ә өченче очракта мич белән ягып җылыту янгын килеп чыгуга сәбәп булган. Соңгы янгын III Интернационал поселогында чыга. Аңа ишегалды төзелешләрендә электр җиһазларыннан файдалану кагыйдәләрен бозу сәбәп була, нәтиҗәдә сарай түбәсенә зыян килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев