Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Акция бара

Оборона-спорт айлыгы эше кысаларында 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында "Аҗаган" уены үтте. Традицион "Аҗаган" уенында дүрт территориаль зонадан 8 команда катнашты. Яшь армиячеләр сафка тезелеп атлау һәм аерым хәрби-кулланма спорт төре буенча ярыштылар. Гомумкоманда зачетында Емелькино урта мәктәбе беренче, Яңа Тимошкино мәктәбе командасы икенче призер булды. Яңа Ибрай гомумбелем...

Оборона-спорт айлыгы эше кысаларында 3 нче Аксубай урта мәктәбе базасында "Аҗаган" уены үтте.


Традицион "Аҗаган" уенында дүрт территориаль зонадан 8 команда катнашты. Яшь армиячеләр сафка тезелеп атлау һәм аерым хәрби-кулланма спорт төре буенча ярыштылар.
Гомумкоманда зачетында Емелькино урта мәктәбе беренче, Яңа Тимошкино мәктәбе командасы икенче призер булды. Яңа Ибрай гомумбелем бирү мәктәбе яшь армиячеләре өченче урында.
Сафка тезелеп атлауда яңатимошкинолыларга тиңнәр булмады, медицина буенча тестларга Кәкре Күл мәктәбе укучылары барыннан да яхшырак җавап бирделәр, емелькинолылар ОЗК да җирлеккә яраклашу буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
Шәхси зачетта һәм спортның аерым төрләре буенча түбәндәгеләр җиңү яулады: көч кулланып күнегүләр ясауда С.Петров, Яңа Тимошкино мәктәбе, Я. Камалиева, Яңа Ибрай мәктәбе; автомат сүтеп-җыюда - С.Петров (Яңа Тимошкино); ату буенча И.Хисмәтов, яңа Ибрай мәктәбе.
Барлык җиңүче-командаларга һәм шәхси зачетта җиңүчеләргә мәгариф бүлеге һәм РОСТО (ДОСААФ) исеменнән грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РОСТО (ДОСААФ) “Аҗаган”