Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайныкын сатып ал!

Аксубай районы эшмәкәр-җитештерүчеләре районны ашамлыклар һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итә алалар. Бу хакта район күләмендә үткән төрле киңәшмәләрдә күп тапкыр сөйләнде. Бездә икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, токмач-макарон җитештерелә, яшелчәләр үстерелә, төзелеш материаллары - блоклар чыгарыла, пычкы материаллары әзерләнә, ишек-тәрәзәләр һ.б.лар ясала. Гомумән җитештерү киң колач алган. Районда җитештерелгән барлык...

Аксубай районы эшмәкәр-җитештерүчеләре районны ашамлыклар һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итә алалар.


Бу хакта район күләмендә үткән төрле киңәшмәләрдә күп тапкыр сөйләнде. Бездә икмәк-булка һәм кондитер әйберләре, токмач-макарон җитештерелә, яшелчәләр үстерелә, төзелеш материаллары - блоклар чыгарыла, пычкы материаллары әзерләнә, ишек-тәрәзәләр һ.б.лар ясала. Гомумән җитештерү киң колач алган. Районда җитештерелгән барлык төр продукция күргәзмәсе район Мәдәният йортында үтәчәк. Монда шулай ук ашамлыклардан авыз итү мөмкинлеге дә булачак.


-Бүген безгә Самара, Брянск, Новгород өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән яшелчәләр кайтарыла, - дип сөйли башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев. - Үзебезнең эшмәкәрләрнең дә үстерелгән яшелчәләрне эшкәртү мөмкинлеге бар, чөнки җитештерүче эшмәкәрләргә дәүләт лизинг-грант кебек программалар сыйфатында ярдәм күрсәтә.


Теләсә кайсы районның икътисады, барыннан да элек, җитештерүче эшмәкәрләр эшчәнлеге, ә аннан соң урыннарда тормышка ашырылган программалар белән генә түгел, сатып алучылар, ягъни район халкы ярдәме белән дә ныгый. Районда җитештерелгән продукция турында шул факт та сөйли, мәсәлән, лимонад - Аксубайның визит карточкасына әверелде. Әйдәгез, үзебезнең җитештерүчеләребезгә ярдәмгә килик! Үзебездә җитештерелгән продукцияне генә сатып алыйк!


Җитештерүче эшмәкәрләр продукция ассортиментын киңәйтергә, 31 октябрьдә, 9.00 сәгатьтә, район Мәдәният йортында узачак түгәрәк өстәл артында үзләренең киләчәккә планнары белән уртаклашырга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев