Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайныкын сатып ал!

Кече һәм урта бизнес предприятиеләре өлешенә районда җитештерелгән тулаем продукциянең 16 проценты туры килә. Бу, җитештерелгән продукция күләмен акча сыйфатында исәпләүне үз эченә алган күрсәткеч, кече һәм урта бизнес субъектларының үз производстволарын үстерү- дә алга китүләре турында сөйли һәм район халкын барлык кирәкле азык-төлек белән тәэмин итеп, эчке базарга продукцияне...

Кече һәм урта бизнес предприятиеләре өлешенә районда җитештерелгән тулаем продукциянең 16 проценты туры килә.



Бу, җитештерелгән продукция күләмен акча сыйфатында исәпләүне үз эченә алган күрсәткеч, кече һәм урта бизнес субъектларының үз производстволарын үстерү- дә алга китүләре турында сөйли һәм район халкын барлык кирәкле азык-төлек белән тәэмин итеп, эчке базарга продукцияне тулысынча тәкъдим итә алулары хакында белдерә.


-Эшмәкәрлек эшчәнлегеннән район бюджетына табыш, салымнар керә һәм аның икътисадының төп өлешен тәшкил итә, - дип аңлата башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Рәис Галиев. - Ә бу эшмәкәрлекне генә түгел, тулаем районны алга җибәрү.


Кече һәм урта бизнес субъектлары өчен эшмәкәрлекне үстерүнең файдаланылмаган алымнары да күп, дип саный белгеч. Районга чит төбәкләрдән бик күп продукция, шул исәптән ипи, сөт, макарон әйберләре, яшелчәләр, төзелеш материаллары һәм башкалар кертелә, кайчакта аларның сыйфаты мактанырлык булмый.


Шундый мисалга да тап булдык, шәхси кибетләрнең берсенә китерелгән ипи арзанрак иде, сатучыдан аны үлчәп каравын үтендек - буханка ГОСТ таләпләреннән ике йөз граммга диярлек кимрәк булып чыкты. Шуның белән бергә, аны сатудан кергән акча намуссыз җитештерүче-поставщик файдасына китә. Товар сатып алуда алданмас һәм Аксубай җитештерүчеләренең нинди сыйфатлы продукция сатуларын белер өчен, 1 ноябрьдә, сәгать 9.00 да район Мәдәният йорты фойесында аксубайлылар җитештергән продукцияне сату-күргәзмә үтәчәк. Аксубай җитештерүчеләре продукция сыйфатын яхшырту буенча ачык әңгәмә коруга һәм башка эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек итүгә әзер. Эшмәкәрләр күргәзмәдә металл һәм коеп ясалган әйберләр, төзелеш материаллары тәкъдим итәчәк, шулай ук җитештерелгән азык-төлекне татып карау да оештырыла. Үз җитештерүчеңне якла, Аксубайныкын сатып ал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев