Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар – телеэкранда

Аксубайга ТНВ телеканалының иҗат төркеме килде. "Нәсыйхәт" рухи-агарту программасы журналистлары Аксубай мәхәлләсенең Бөек Ватан сугышы ветераннары тормышы турында тапшыру әзерләү максатыннан районга килделәр һәм ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр белән очраштылар. Сугышны башыннан ахырына кадәр узган һәм берничә тапкыр яраланган Сабирҗан Гатауллинны иҗат төркеме мәчеттә көндезге намаз вакытында очратты. Аннары...

Аксубайга ТНВ телеканалының иҗат төркеме килде.



"Нәсыйхәт" рухи-агарту программасы журналистлары Аксубай мәхәлләсенең Бөек Ватан сугышы ветераннары тормышы турында тапшыру әзерләү максатыннан районга килделәр һәм ислам дине кануннары буенча яшәүчеләр белән очраштылар.


Сугышны башыннан ахырына кадәр узган һәм берничә тапкыр яраланган Сабирҗан Гатауллинны иҗат төркеме мәчеттә көндезге намаз вакытында очратты. Аннары районның имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров белән бергә хәрби разведчик булып хезмәт иткән икенче ветеран Зиннәтулла Фәтхуллин янына бардылар. Ике ветеран да, өлкән яшьтә булуларына карамастан, активлыкларын югалтмыйлар һәм һәрчак районның ветераннар оешмалары яңалыклары белән танышып, кызыксынып торалар.


Программа 8 нче май, җомга көнне "ТНВ-Планета" каналында 13.30, 19.40 һәм 22.35 сәгатьтә эфирга чыга. Ә "ТНВ-Татарстан" телеканалы ветераннарыбыз тормышы белән 8 нче май көнне 11.00 сәгатьтә таныштырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев