Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар – “Каравон“ да

Бөтенроссия "Каравон" рус фольклоры бәйрәмендә районыбыз коллективлары да катнашты. Традиция буенча "Каравон" ел саен Лаеш районының Рус Никольские авылында үтә. "Каравон"да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Быел Никольские авылына изге Николай көнендә безнең районнан ике коллектив - Рус милли үзәгенең "Калина" рус халык җырлары ансамбле һәм "Урмандеево әбиләре" ансамбле...

Бөтенроссия "Каравон" рус фольклоры бәйрәмендә районыбыз коллективлары да катнашты.



Традиция буенча "Каравон" ел саен Лаеш районының Рус Никольские авылында үтә. "Каравон"да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Быел Никольские авылына изге Николай көнендә безнең районнан ике коллектив - Рус милли үзәгенең "Калина" рус халык җырлары ансамбле һәм "Урмандеево әбиләре" ансамбле барды. "Каравон" бәйрәме барлыкка килгәннән алып, 23 ел эчендә "Калина" анда булып кына калмыйча, бәйрәмнең чын дустына әверелде.


Түбәнбаландалылар берничә ел рәттән Татарстан гына түгел, Россия шәһәрләре коллективлары арасында да бәйрәмнең төп сәхнәсендә чыгыш ясыйлар.
Быел "Каравон" 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды.

Фото http://www.tatar-inform.ru/photo/2015/05/23/3911/77535/#hl сайтыннан алынды.


- Бабаларыбыз батырлыгы белән горурланабыз, аларның җырларын хәтерлибез, - дип сәламләде "Каравон"да катнашучыларны районның Рус милли үзәге җитәкчесе Татьяна Воронина. Хәрби киемнәргә киенгән түбәнбаландалылар "Едут, едут по Берлину наши казаки" дип җыр башлауга, мәйдан аларга кушылды.


"Урмандеево әбиләре" бәйрәмдә чуаш халык җырын башкарып, оештыручылардан Диплом белән бүләкләнделәр.


Рус фольклоры бәйрәменә бөтен Россиядән иң яхшы рус җыр һәм бию коллективлары җыела, быел алар 160 ка якын иде. Надежда Кадышеваның "Золотое кольцо" ансамбле иң көтеп алынган кунак булды. Әйтергә кирәк, "Калина" өченче номер булып, "Золотое кольцо" алдыннан чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев