Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайлылар егетләрне армиягә озаттылар

Аксубайлылар Татарстан егетләрен Татарстан хәрби комиссариатының җыелма пунктыннан җыр, биюләр белән озатып калдылар. Традицион рәвештә хәрби хезмәттә уңышлар теләп, чираттагы армиягә озату алдыннан булачак Ватанны саклаучылар өчен Татарстан районнары тантаналы митинглар һәм концерт программалары әзерләделәр. Быел шундый дәрәҗәгә безнең район да лаек булды - егетләрне солдат хезмәтенә озатырга тулы бер...

Аксубайлылар Татарстан егетләрен Татарстан хәрби комиссариатының җыелма пунктыннан җыр, биюләр белән озатып калдылар.


Традицион рәвештә хәрби хезмәттә уңышлар теләп, чираттагы армиягә озату алдыннан булачак Ватанны саклаучылар өчен Татарстан районнары тантаналы митинглар һәм концерт программалары әзерләделәр. Быел шундый дәрәҗәгә безнең район да лаек булды - егетләрне солдат хезмәтенә озатырга тулы бер делегация килгән иде - мобилизация эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәев, хәрби комиссар Рәшит Фәсхетдинов, мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов һәм районның үзешчән артистлары.

Әфган сугышында катнашкан, районның элеккеге хәрби комиссары полковник Рәшит Гәрәев әлеге сәфәрдән күңелле хис-кичерешләр белән кайтты.
Аның сөйләве буенча, монда армиягә чакырылучылар өчен искиткеч шартлар тудырылган, җылы, чиста, йокы бүлмәләре, душ, бәдрәф бүлмәләре тиешле дәрәҗәдә җиһазландырылган.

- Без, хәтта, ашханәдә төшке аш ашадык - искиткеч тукландыралар. Әти-әниләрнең күңелләре тыныч булсын иде. Җыелма пункларда шундый шартлар икән - хәрби частьларда да начар түгелдер, - дип билгеләп үтте полковник Гәрәев.
Армиягә чакырылучылар аксубайлыларны көчле алкышлар белән каршыладылар һәм 1942 елда - Ленинград янында, 1943 елда - Курск дугасында, 1945 елда - Берлин янында Ватан өчен сугышкан бабалары кебек, намус белән хезмәт итеп, армия хезмәтенең авырлыкларын җиңеп кайтырга дигән изге теләкләрне кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев