Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайга профессор Фазлыева килде

Аксубай хастаханәсендә яшь белгечләрне җәлеп итүгә бәйле моңарчы күрелмәгән проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектның үзенчәлеге шунда, еракта урнашкан Аксубай хастаханәсе базасында Казан медицина университеты интерннары һәм ординаторлары практика үтәләр. Дүшәмбе көнне безнең хастаханәгә госпиталь педиатриясе кафедрасының ординаторлары, интерннар һәм субординаторлар килде. Студентлар командасын профессор Луиза Фазлыева җитәкли. Луиза Кирам...

Аксубай хастаханәсендә яшь белгечләрне җәлеп итүгә бәйле моңарчы күрелмәгән проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Проектның үзенчәлеге шунда, еракта урнашкан Аксубай хастаханәсе базасында Казан медицина университеты интерннары һәм ординаторлары практика үтәләр.
Дүшәмбе көнне безнең хастаханәгә госпиталь педиатриясе кафедрасының ординаторлары, интерннар һәм субординаторлар килде. Студентлар командасын профессор Луиза Фазлыева җитәкли.
Луиза Кирам кызы - медицина өлкәсендә легендар шәхес. Өстәвенә аның язмышы безнең район белән тыгыз бәйләнгән. Гиляҗиевлар гаиләсе (профессорның кыз фамилиясе шундый) озак вакыт Яңа Дума авылында яши. Луиза Кирамовна башлангыч сыйныфларны монда тәмамлый. Аның әти-әнисе укытучылар булалар, балаларының һәркайсына лаеклы тәрбия һәм белем бирергә тырышалар. Сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны Луиза Кирамовна безнең районда үткәрә.
-22 июнь көнен бүгенгедәй хәтерлим, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты профессор. -Әти-әни иртән иртүк Аксубайга Сабантуйга киттеләр. Кечкенәләрне үзләре белән алып, миңа прәннек алып кайтырга вәгъдә итеп, өйдә калдырдылар. Мин аларның кайтканын тәрәзә төбенә утырып көтеп тордым. Менә бервакыт юлда берничә җигүле ат күренде. Сугыш башланган дигән сүзләр колакларны ярып керсә дә, без,бала-чагалар, ул вакытта аның мәгънәсен аңламадык. Әти-әни дә кайтып җиттеләр. Бөтен халык авыл советы янына җыелды. Барысы да елый иде.
Луиза Кирамовна җиңү хәбәрен ничек ишетүен дә онытмаган.
-Без йоклый идек, -дип дәвам итте ул. -Тәрәзәгә шакып, сугышның тәмамлануы турында әйттеләр. Әни мичтәге күмерләрне сүндерде. Без барыбыз да каядыр җыендык. Бөтен халык олысы-кечесе, урамга атылды. Көне буена демонстрация барды. Өлкәннәр бер гармунчыны тарантаска утыртып, сугыш җырларын җырлап үттеләр. Бар халык та шатланды. Җиңү килде, бөтен авырлыклар да артта калган кебек тоелды. Әмма бу алай түгел иде ...
Ун яшьлек Луизаны әтисе Кәкре Күл мәктәбенә укырга илтә.
-Мәктәп идәннәре таш иде, мин яланаяк, өшегән аякларымның әле берсен, әле икенчесен күтәреп, басып тордым.
Аннан соң Аксубай мәктәбендә, институтта белем алулар.
-Беренче тапкыр ак ипи тәмен 1956 нчы елда, Казанга укырга керергә баргач татыдым, - дип сөйли профессор. -Укырга бик җиңел керә. Әти-әнисенең хыялларын тормышка ашырып, табиб була.
-Элек кафедраның һәр хезмәткәренә аерым район беркетелгән һәм без дәвалау эшчәнлеге өчен җаваплы идек. 1974 елдан 1986 елга кадәр мин Түбән Кама районына беркетелгән идем. Үзгәртеп кору еллары башлангач, әлеге система юкка чыкты, - дип көенеч белән сөйли Луиза Фазлыева. - Моңа охшаш эшнең Аксубай районында яңартылуына шатланып бетә алмыйм. Аксубайга студентлар белән кем барырга тели, диюгә үк мин үземнең кандидатурамны тәкъдим иттем.
Луиза Фазлыева - педиатр-неонатолог, яңа туган сабыйларга (28 көнгә кадәр) хас авырулар буенча консультация бирәчәк. Теләүчеләр атна дәвамында балалар стационарына килә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев