Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайга десант төшәчәк

Җомга, 30 май көнне, Аксубай районына "Наркотикларга каршы" десант төшәчәк. "Десант" кысаларында иҗади остаханәләр, семинарлар, 3 нче мәктәптә, Казан шәһәренең наркотикларга каршы волонтерлар кураторлары, "Йолдызлы десант" АНО һәм "Гомуми эш" бүлеге, Республиканың наркодиспансер табиблары катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла. 10.30 сәгатьтә "Юность" спорт залында Россия УФСКНның ТР буенча спецназ чыгыш...

Җомга, 30 май көнне, Аксубай районына "Наркотикларга каршы" десант төшәчәк.


"Десант" кысаларында иҗади остаханәләр, семинарлар, 3 нче мәктәптә, Казан шәһәренең наркотикларга каршы волонтерлар кураторлары, "Йолдызлы десант" АНО һәм "Гомуми эш" бүлеге, Республиканың наркодиспансер табиблары катнашында түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла. 10.30 сәгатьтә "Юность" спорт залында Россия УФСКНның ТР буенча спецназ чыгыш ясаячак, тренер Александр Скворцов кулы астында шөгыльләнүче дзюдочылар мастер-класс күрсәтәчәкләр. Төштән соң наркотикларга каршы комиссиянең утырышы планлаштырыла. 13.30 сәгатьтә Мәдәният йорты каршында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган фестиваль ачылачак. 14.30 сәгатьтә 3 нче Аксубай урта мәктәбендә волейбол буенча иптәшләрчә турнир үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев