Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда Яңа елны салют биреп каршы алдылар

Узып баручы елның соңгы сәгатьләрендә, көннең салкын һәм җилле булуына карамастан, районның төп чыршысы янына йөзләгән кеше җыелды. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы, Кыш бабай белән Кар кызы, алып баручының ягымлы тавышы, үзешчәннәр чыгышы беркемгә дә кәефсезләнеп, салкынга бирешергә ирек бирмәде. Яңа елда өлкәннәрнең дә үзләрен балалар кебек...

Узып баручы елның соңгы сәгатьләрендә, көннең салкын һәм җилле булуына карамастан, районның төп чыршысы янына йөзләгән кеше җыелды.


Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы, Кыш бабай белән Кар кызы, алып баручының ягымлы тавышы, үзешчәннәр чыгышы беркемгә дә кәефсезләнеп, салкынга бирешергә ирек бирмәде.

Яңа елда өлкәннәрнең дә үзләрен балалар кебек хис итүләре гаҗәп түгел, алар да балалар белән бергә, кардан ясалган таудан шудылар, сәхнә алдына чыгып рәхәтләнеп биеделәр. Районның балалар бакчалары хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары ясаган әкият геройлары сыннары янында балалар да шатланып уйнадылар.

Әле анда, әле монда бенгаль утлары кабынды, район Мәдәният йортының "Дэнс-тайм" ансамбле аксубайлыларны бәйрәм белән котлап, сәхнәдә бию башкарды.

-Узып баручы елда төрле тармакларда күләмле эшләр башкарылды. Районда моңарчы күзәтелмәгән төзелеш эшләре алып барылды - әле анда, әле монда яңа обьектлар калкып чыга, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. -Аларның барысы да безнең өчен, район халкы өчен сезнең тырышлык белән эшләнә. Яңа елда барыгызга да иминлек, сәламәтлек телим.

Район башлыгы Яңа ел алдыннан күркәм гадәт буенча үзләренең авыл җирлекләрен, предприятие һәм оешмалар территорияләрен бөтен фантазияләрен һәм тырышлыкларын куеп бизәгән коллективларны билгеләп үтте. Бу юлы яңа ел бизәлеше буенча район башлыгының мактау кәгазьләренә һәм акчалата премиягә берьюлы берничә номинациядә дәгъва белдерүчеләр билгеләп үтелде, ә призлар фонды 35 мең сумнан артып китте.

Район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре арасында беренче урын Аксубай универсаль технологияләр техникумына, икенче урын -Юл участогына, өченче урын "Сөт иле Аксу" ҖЧҖкә бирелде.

Балалар сәнгать мәктәбен, "Хыял" балалар приютын, ДЮСШ һәм "Яшьлек" спорт комплексын да кертеп, районның гомумбелем бирү учреждениеләре арасында "Яшьлек" спорт комплексы, 2 нче Аксубай, Кәкре Күл урта мәктәпләре призлы урыннарны алдылар.

Авыл җирлекләре арасында Кәкре Күл - беренче, Сөнчәле - икенче, Беловка өченче урында. Мәдәният учаклары арасында Яңа ел бизәлеше буенча Кызыл Тау клубы - беренче, Яңа Үзи - икенче, Сидул Ерыклы авыл мәдәният йорты өченче урында.

Кибетләр, сәүдә үзәкләре һәм шәхси эшмәкәрләр арасында Сөнчәле авылындагы "Аленушка" кибете, "Шатлык" сәүдә комплексы, Кисада Юрий Харитонов кибете иң яхшылар булдылар.

Бүләкләнүчеләр арасында балаларга һәм олыларга онытылмаслык яңа ел бүләк итүчеләрнең дә исемнәре атап үтелде: иң яхшы хоккей тартмалары ясаган Спорт мәтәбенә - беренче, Яңа Ибрай мәктәбенә - икенче, Аксубай лицеена һәм Яңа Аксубай авыл җирлегенә өченче урыннар бирелде. Яңа ел төнендә үзәк мәйданда кар сыннары ясаучыларның да хезмәтләре игътибарсыз калмады.

Әлеге номинациядә беренче урынга "Радуга" балалар бакчасы, икенче урынга - 2 номерлы бакча, өченче урынга "Буратино" балалар бакчасы лаек булды.

2014 ел район өчен спорт казанышлары белән дә истәлекле булды. Төп сәхнәдән Россия, Татарстан Чемпионнарын һәм тренерларны, гомумән алганда, районның иң көчле спортчыларын котладылар. Алар турында без язган идек инде http://www.aksubayevo.ru/ru/2014-09-24-11-43-25/item/5834-chem-oznamenovalsya-god-ushedshiy-dlya-aksubaevskogo-rayona.html

Яңа елны каршылап, караңгы төнне ярып, район үзәге өстендә бәйрәм салюты атылды. Бар кеше дә күңел түрендә йәрткән теләкләрен теләде, ә ул барысы өчен дә бер - киләсе ел уңышлы булсын, бары тик сөенечләр генә алып килсен иде. Без дә газета укучыларыбызга бары тик матур теләкләр генә телибез!

фото http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/45---31122014-.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев