Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда вакциналар тәртиптә

Татарстанда 91 балага куллану вакыты чыккан прививка ясаганнар. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, вакцинадан соң балаларның авырып китүе күзәтелмәгән. Прививка ясаган балалардан бер айдан соң кабат как анализы алып, яңадан вакцина ясау кирәкме, юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр. Куллану вакыты чыккан вакциналар иң элек Мамадышта табылган. Ришвәткә каршы тикшерүләр барышында полиомиелит...

Татарстанда 91 балага куллану вакыты чыккан прививка ясаганнар.


Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, вакцинадан соң балаларның авырып китүе күзәтелмәгән. Прививка ясаган балалардан бер айдан соң кабат как анализы алып, яңадан вакцина ясау кирәкме, юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр.
Куллану вакыты чыккан вакциналар иң элек Мамадышта табылган. Ришвәткә каршы тикшерүләр барышында полиомиелит авыруына каршы ике мең вакцина хастаханәгә куллану вакыты чыгарга бер көн кала китерелә. Икенче көнне аларны юк итәргә тиеш булалар. Соңыннан ачыкланганча, мондый вакцина республиканың барлык районнарына таратылган булган, әмма аны Биектау районында гына кулланганнар.
Аксубай дәваханәсендә вакциналарны, шул көнне үк исәптән чыгарганнар, бу турыда акт төзелгән.
-Прививка ясый торган препаратлар бездә һәрчак контрольдә тотыла. Алар даими температура режимы -4-8 градус торган суыткычларда саклана. Авылларга препаратлар санаулы көннәрдә файдаланып бетерү өчен чикләнгән күләмдә генә җибәрелә,-дип сөйли район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.
Әлеге уңайдан Роспотребнадзор идарәсе административ тикшеренүләр үткәрә.
Вакцинация - инфекция авыруларын контрольдә тотарга ярдәм иткән профилактик чара. Ә полиомиелит вакцинациясен ясау мәҗбүри. Аны билгеле бер схема буенча үткәреп, гомерлек иммунитетка нигез салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев