Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда Россия көнен паспортлар тапшыру, спорт ярышлары һәм концерт белән билгеләп үттеләр

Аксубайда Россия көнен истә калырлык матур бәйрәм итеп үткәрделәр.

Россия көне, 2002 елга кадәр, Россия дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү Көне  дип атала иде. 1994 елда бу көн дәүләт бәйрәме дип игълан ителде. Хәзерге заманда ул илнең иң төп дәүләт бәйрәме санала. Бу датадан конституцион федерализм, тигез хокуклылык һәм партнерлык принципларына нигезләнгән яңа Россия дәүләтчелеге башлангычы барлыкка килүне санарга була.

 

12 июнь аксубайлыларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булып тора һәм аны билгеләп үтү күркәм йола буенча массакүләм күңел ачулар һәм концерт программасы белән генә чикләнми.

 

Үзәк спорт мәйданы иртәдән үк вакыйгалар үзәге булды. Монда район советы һәм башкарма комитетының муниципаль хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф бүлеге вәкилләре, укучылар һәм спорт сөючеләр җыелды. Өч универсаль мәйданда волейбол, футбол һәм стритбол (урам баскетболы) уйнадылар.

 

Актив волонтерлар үтеп баручыларга өч төсне берләштергән тасмалар тараттылар һәм бәйрәм хакында сөйләделәр.

Аксубайның төп мәйданы бала-чага белән тулды – асфальтагы рәсемнәре белән алар Россиягә мәхәббәтләрен белдерделәр.

Үзәк паркта төп дәүләт бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар узды. Район халкы бәйрәмне Россия Федерациясе гимны астында тигез сафка басып каршы алды. Сәхнәне Россия әләмен тоткан волонтерлар бизәде.

 

– Россия көне – илдә яшәүче бөтен халыкларның бердәмлек бәйрәме, – дип ассызыклады бәйрәмне ачып район башлыгы Камил Гилманов. – Бу безнең илебез өчен, республика һәм туган якның чәчәк атуы өчен хезмәт куйган кешеләр бәйрәме. Районда да кешеләр тормышын яхшырту өчен, Аксубай һәм район авыллары матур булсын өчен күп эшләр башкарылды һәм эшләнә. Сезнең барыгызны да Россия көне белән тәбрик итәм, исәнлек, яңа хезмәт биеклекләре һәм оптимизм телим!

Гадәт буенча Россия көнендә яшь гражданнарга төп сәхнәдән иң төп документ – Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшырдылар.

 

Район гражданнарын дәүләт бйрәме белән дини оешма вәкилләре – район имам мөхтәсибе ярдәмчесе Илнар Сафиуллин һәм рухани Иоанн тәбрикләделәр, тынычлык, иминлек һәм Россиянең чәчәк атуы өчен башкарылган эшләрдә Аллаһының ярдәменнән ташламавын теләделәр.

 

Районның яшь буыны исеменнән “Яшь гвардия“ Бөтенроссия иҗтимаги оешмасы активисты Алина Игушкина котлады.

– Россия, без синең белән горурланабыз! Без сине яратабыз! – дип кабатладылар волонтер артыннан яшьләр.

 

Укучылар флешмобы бик матур булды, ә бәйрәм программасын район мәдәният бүлеге коллективлары, яшь баянчылар һәм аерым башкаручылар чыгышы тагын да бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев