Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда Россия көне

Июнь ае бәйрәмнәргә һәм вакыйгаларга бай булды. Район Сабантуе үтте генә (аңа кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кече Сабантуйлар уздырылды), якшәмбе көнне-Троица, ә пәнҗешәмбе көнне Россия көне билгеләп үтелде. Бәйрәм кичендә аксубайлылар үзәк мәйданга юл тоттылар. Күңелле музыка агылды. Олыларны һәм бала-чагаларны тәм-томнары белән кызыктырып, сәүдә рәтләре гөрләп торды. Барысының да...

Июнь ае бәйрәмнәргә һәм вакыйгаларга бай булды.

Район Сабантуе үтте генә (аңа кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә кече Сабантуйлар уздырылды), якшәмбе көнне-Троица, ә пәнҗешәмбе көнне Россия көне билгеләп үтелде. Бәйрәм кичендә аксубайлылар үзәк мәйданга юл тоттылар.

Күңелле музыка агылды. Олыларны һәм бала-чагаларны тәм-томнары белән кызыктырып, сәүдә рәтләре гөрләп торды. Барысының да күзләре сәхнәгә төбәлде. Программаны алып баручы Надежда Мишина барлык район халкын һәм кунакларны Россия көне белән җылы тәбрикләде.

Россия көне-Россия бәйсезлеге турында декларация кабул ителгән көн. Әлеге бәйрәм безнең илебезнең хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык хисләрен бергә берләштерә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров җыелучыларны район җитәкчелеге исеменнән әлеге зур бәйрәм белән кайнар котлады.

-Быел Россия көне ниндидер аерым тойгылар уята, чөнки Украинадагы хәл моны тагын да тирәнрәк аңларга мәҗбүр итә,-дип ассызыклады чыгыш ясаучы. Ул район халкына чын күңеленнән иминлек, илебезнең алга таба да чәчәк атуын теләде.
Яшьләр берләшмәсенә кергән егет һәм кызлар "Россия көне" акциясе буенча мәйданга килүчеләргә Россия әләме төсендәге тасмалар тараттылар. Әлеге бүләкне һәркем теләп алды.

Бәйрәм концертында чыгыш ясаган Аксубай үзешчәннәрен халык җылы кабул итте. Үзәк мәйдандагы дискотека төн уртасына кадәр дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев