Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда Пасханы бәйрәм иттеләр

Православие динен тотучылар бу атна дәвамында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Христосның яңадан тууын - Пасханы билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең төп тантанасы төнге гыйбадәтне үз эченә ала. Төнге гыйбадәт кылу йолалары районның барлык православие йортларында үтте. Бу төнне Аксубайның үзәк чиркәвендә аерым дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Бөек тантанага район халкы һәм...

Православие динен тотучылар бу атна дәвамында иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Христосның яңадан тууын - Пасханы билгеләп үтәләр.
Бәйрәмнең төп тантанасы төнге гыйбадәтне үз эченә ала. Төнге гыйбадәт кылу йолалары районның барлык православие йортларында үтте.
Бу төнне Аксубайның үзәк чиркәвендә аерым дулкынландыргыч мохит хөкем сөрде. Бөек тантанага район халкы һәм кунаклар күп җыелганлыктан, чиркәүгә барысы да сыя алмады. Кулларына шәмнәр тоткан кешеләр, догаларны тыңлап, баскычларда, чиркәү йортында басып тордылар. Алар арасында гаиләләре белән килүчеләр дә, яшьләр дә күп иде.
Кулга янган шәм тотып чиркәү тирәли әйләнү - бу бәйрәмнең тантаналы күренеше. Бу йола дин тотучылар өчен аерым үзенчәлекле.
Чаң каккан тавыш һәм чиркәү хоры башкаруындагы җыр астында алар кулларындагы кабызылган шәмнәрне бик сакчыл гына тотып бардылар.
- Христос яңадан туды! - дигән авазлар ишетелде дин тотучылар арасыннан.
Чиркәүдә Пасха бәйрәме гыйбадәте таң атканчы дәвам итте.
Пасха - кешеләргә сөенеч өләшә торган бәйрәм. Православие динен тотучы халыкларның өйләрендә бу көнне аерым кунакчыллык һәм шәфкатьлелек мохите хөкем сөрә.
- Ихлас котлаулары өчен район мөселманнарына зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә, - дип сөйли Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев. - Ислам динен тотучылар православие динен тотучы кешеләрнең бөек бәйрәмнәре йолаларына аңлап якын килделәр, ярдәм кулы суздылар. Бу - бер-береңә карата туганнарча мөнәсәбәт, игелеклелек билгесе. Бу якты пасха атнасында сишәмбе көнне Аксубай чиркәвендә Иерусалимнан кадәр килеп җиткән нурлы ут кабынды. Православие динен тотучыларның һәркайсы утны үз йортына алып кайта ала.
Пасха атнасы тәмамлангач, якшәмбе гыйбадәтеннән соң чиркәүдә пасха йомыркаларын "Кызыл тау"дан тәгәрәтеп традицион призлар уйнатылачак. Әлеге бәйрәм уенында өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев