Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай–Чибәркүл – солдат узган юл

Алмаз Хәмитов Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә хезмәт итә. Алмаз Аксубай гимназиясендә тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм һөнәри лицейда белем ала. Киң профильле тракторчы-машинист дипломы һәм машина йөртү таныклыгы алуга, ул Кораллы Көчләр сафына алына. Аксубай егетенең хезмәте уңышлы бара. Күптән түгел Кызыл Байрак орденлы Оренбург Казан танк бригадасы командиры аны "Хәрби...

Алмаз Хәмитов Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә хезмәт итә.


Алмаз Аксубай гимназиясендә тугызынчы сыйныфны тәмамлый һәм һөнәри лицейда белем ала. Киң профильле тракторчы-машинист дипломы һәм машина йөртү таныклыгы алуга, ул Кораллы Көчләр сафына алына. Аксубай егетенең хезмәте уңышлы бара. Күптән түгел Кызыл Байрак орденлы Оренбург Казан танк бригадасы командиры аны "Хәрби хезмәттә күрсәткән югары күрсәткечләре, актив инициативасы, хезмәт эшчәнлегендәге тырышлыгы, бригада белән тактик өйрәнүләр үткәрү барышында күрсәткән һөнәри осталыгы өчен" бүләкләде.
Алмаз-Гомәр Зөфәр улы һәм Дания Гайфетдин кызының гаиләсендә икенче бала булып үсә. Барлык малайларлар кебек үк, ул да бала чактан техника белән мавыга. Техниканы яхшы белүе армиядә аңа бик тә ярап куя. Кече сержант Хәмитов-Урал машинасына идарә итә.
Ноябрь аенда Алмазның туган көне иде. Әнисе һәм апасының хәрби частька килүе аңа зур бүләк булган. Кунаклар солдатларның яшәү шартлары белән танышканнар, командирлар белән сөйләшкәннәр, шәһәрнең истәлекле урыннарын карап йөргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев