Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай юлчыларының ялы булмый

Якшәмбе көнне Аксубай районы юлчылары коллективы-йөздән артык кеше үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Бу бәйрәмгә юлчылар сезонлы эшләрне уңышлы тәмамлап килделәр. Яз башы: планда Иске Ильдеряк-Яңа Ильдеряк-Чуаш Енорускиносы-Иляшкино, Рус Кармәтенә кадәр юл төзү, юлларны ремонтлау, юл билгеләрен, күперләрне, автопавильоннарны буяу, юл буйларында үскән чүп-чарны чабу. Юл төзүчеләрнең эше иртәнге алты...

Якшәмбе көнне Аксубай районы юлчылары коллективы-йөздән артык кеше үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.


Бу бәйрәмгә юлчылар сезонлы эшләрне уңышлы тәмамлап килделәр.
Яз башы: планда Иске Ильдеряк-Яңа Ильдеряк-Чуаш Енорускиносы-Иляшкино, Рус Кармәтенә кадәр юл төзү, юлларны ремонтлау, юл билгеләрен, күперләрне, автопавильоннарны буяу, юл буйларында үскән чүп-чарны чабу. Юл төзүчеләрнең эше иртәнге алты сәгатьтә башлана һәм караңгы төшкәч кенә тәмамлана иде. Һава торышы нинди булуга карамастан, алар ничәмә-ничә тонна йөк, асфальт ташыйлар.
Эш сезоны башлангач без аларның эшен фотоаппарат объективы аша күп тапкыр күзәттек һәм эшләре җайлы барганга куандык: Иске Ильдерякны, Чуаш Енорускиносы, Иляшкино белән тоташтыручы асфальт юл сузылып ята. Ниһаять, Рус Кармәте кешеләре дә асфальт юлдан файдалана алалар, район үзәгенең алты-Спорт, Медиклар, Хәсән Туфан, Симбирск, Карьера, Октябрьнең 50 еллыгы урамнарына асфальт салынды.
-Планда каралган эш күләмен йөз процентка үтәдек,-дип сөйли районның баш юлчысы Фәнис Сафин.
-9,5 чакрым яңа төзелгән юл һәм район үзәге урамнары.күз алдында торак пунктларга кадәр юллар төзүгә 229 миллион сум акча үзләштерелде. Шул ук вакытта район үзәгендә һәм автотрассаларда юллар ремонтланды. Әйе, безнең эшебез авыр, ләкин безнең дус, тату, бердәм коллектив өчен теләсә нинди эш тә җиңел бирелә. Эш сезонында барыбыз да, хәтта бухгалтерия, лаборатория, завод хезмәткәрләре дә эшли, шоферлар һәм юлчылар турында сөйләп торасы да юк-без район эчендәге 297 чакрым юлга хезмәт күрсәтеп кенә калмыйча, 29 күперне тәртиптә тотабыз, юл билгеләрен буйыйбыз.
Ә инде иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтүне сорагач, Фәнис Сафин уйлап та тормыйча болай диде: "Бездә үз участогында һәркем иң яхшысы». Шул ук коллективта эшен башлаган, һөнәренең бөтен нечкәлекләренә төшенгән җитәкчеләрдән башка җавап көтмәгән дә идек. Тик шулай да быелгы сезонда аерылып торучыларның исемнәрен атауны сорадык. Һәм дөресен генә әйткәндә, бераз югалып та калдык-дистәләгән исем, фамилия, вазифа тезелеп китте. Беренче чиратта җитәкче республика күләмендә эшләре билгеләп үтеләчәк кешеләрне атады. Иминлек техникасы буенча инженер Алексей Давыдов Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы, Дмитрий Исаншин, компрессорчы Николай Макаров, "Татавтодор"ның Рәхмәт хаты, шофер Иван Мельников һәм ТО инженеры Елена Мокина "Татавтодор" Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Иң яхшылар арасында шоферлар - Рамил Садыйков, Семен Гордеев, Геннадий Харитонов, Александр Горячкин, Юрий Авдонин, Владимир Ильденеев, Анатолий Емельянов, Фазыл Сафин, Вадим Исмуллин, Евгений Гордеев, Фәрхат Беляев, Ринат Кәлимуллин, Алик Беляев исемнәре дә бар иде.
Бульдозерчылар Леонид Артомонов, Валерий Жарков, Андрей Климм, Ильяс Миңнеханов, Николай Салейкин, Салават Гыймалтдинов, юлда эшләүчеләр - Дмитрий Исаншин, Николай Мельников, Динар Сафиуллин җирне планлаштыру һәм нигезләү белән шөгыльләнделәр. Составында Иван Лизунов, Айрат Әхмәтҗанов, Әхтәм Канафин, Фәнил Низаев, Павел Дмитриев булган һәм Марсель Фәхриев җитәкләгән бригада су үткәрү торбаларын монтажлау эшен алып барды. Асфальт салу участогында мастер Павел Жарков, прораб Илдар Кәлимуллин, асфальт салучы Илдар Мингалимов, каток машинистлары Зиннур Гафиятуллин, Юрий Овчинников, Валерий Иванов, фрез машинисты Александр Жарков үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. Асфальт-бетон заводы эшчеләре арасында операторлар Фаил Мөхәммәдиев, Сафуат Минхәеров, компрессорчы Минис Исмәгыйлев, АБЗ прорабы Җәмил Зәйнуллин, юлларны тәртиптә тотучы бригада мастерлары Чиңгиз Сөләйманов, Фәнил Низаев, Геннадий Крайнов, юл эшчеләре Геннадий Жарков, Флорид Гатин эшен билгеләп үтми мөмкин түгел. Баш механик Петр Охотников, баш инженер Илнар Сәмигуллин, эретеп ябыштыручы Андрей Петрянкин, токарь Канәфия Зәйдуллин, слесарь Анатолий Макаров, лаборотория хезмәткәре Илнар Гайнуллин, Резедә Сабаева, Любовь Колесникова, механиклар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, пешекчеләр, бухгалтерия, ПТО хезмәткәрләре эше дә бөтен коллективның хезмәтен берләштерүче буын булып тора.
Юл төзүче һәркемнең эше мактауга лаек. Безнең тормышыбызда көздән соң салкын кыш килә, ә юл төзүчеләр өчен елның суык фасылы да җәй кебек кайнар. Моны исбатлап юлларны кардан чистартуга әзер техника бер саф булып басып тора.
Чираттагы стартка без әзер - дип сөйли Фәнис Фәсхетдинович. - Техника да, комлы-тозлы катнашма да, шулай булгач, бозлавык та, кар өемнәре дә безне куркытмый. Кышын без инерт материаллар да кайтарабыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев