Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында яңа прокурор билгеләнде

Районда 26 нчы февральдән гамәлгә кергән Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Аксубай районы прокуроры вазыйфасына яңа прокурор юстиция киңәшчесе Эдуард Хираҗев билгеләнде. Аны сишәмбе көнне район Советы утырышында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков тәкъдим итте. Илдус Нәфиков сүзләренә караганда, прокурорны алмаштыру - ул кадрларны таләпләргә туры китереп сайлау, канун...

Районда 26 нчы февральдән гамәлгә кергән Россия Федерациясе Генераль прокуроры боерыгы белән Аксубай районы прокуроры вазыйфасына яңа прокурор юстиция киңәшчесе Эдуард Хираҗев билгеләнде.

Аны сишәмбе көнне район Советы утырышында Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфиков тәкъдим итте.
Илдус Нәфиков сүзләренә караганда, прокурорны алмаштыру - ул кадрларны таләпләргә туры китереп сайлау, канун нигезендә прокурорны биш елга бер тапкыр алмаштырырга кирәк.
Эдуард Рөстәм улы Хираҗев 1980 елның 21 февралендә Татарстан Республикасының Минзәлә шәһәрендә туа. 2002 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында юридик фәннәрне укыта. Прокуратура органнарындагы хезмәт юлын 2002 елда Минзәлә районы прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфасында башлый. 2009-2010 елларда Яңа Чишмә районының прокурор урынбасары була. 2010 елдан бүгенге көнгә кадәр Яңа Чишмә районында прокурор вазыйфасын били. Өйләнгән, ике ул тәрбияли.
- Илдус Хәйруллин Аксубай районы прокуроры вазыйфасында алты елга якын эшләде. Ул шәһәргә күчәр алдыннан яхшы тәҗрибә туплады. Бүгенге көннән ул Татарстан төзәтү учреждениеләре эшен күзәтүне гамәлгә ашырган Түбән Кама махсус прокуратурасына җитәкчелек итәчәк, - дип белдерде Илдус Нәфиков. - Татарстан буенча ике генә махсус прокурор - берсе Татарстанның төньяк өлешендәге төзәтү учреждениеләре эшен контрольдә тотучы Казан прокуратурасын җитәкли, Илдус Хәйруллин аның көньяк өлешендә күзәтчелек итәчәк.
Алар махсус чыныгу узган, тәҗрибәле кешеләр, анда яңа килгән кешене билгеләп булмый, чөнки катлаулы контингент белән эшләргә кирәк.
Шул ук көнне Илдус Хәйруллинны Түбән Камага тәкъдим итү планлаштырылды.
Илдус Нәфиков традиция буенча Аксубай муниципаль районының прокурор вазыйфасына яңа килгән Эдуард Хираҗевка прокурор портфелен тапшырды.
Район башлыгы Камил Гилманов экс-прокурорның эшен бәяләп, прокуратура эше тонналарда, сумнарда, центнерларда үлчәнми, әмма тулаем район буенча хокук тәртибе аның җайга салынган эшенә бәйле, дип билгеләп үтте.
- Илдус Хәйруллин алты ел дәвамында үз эшен тирәнтен белеп һәм профессиональ дәрәҗәдә башкарды. Район башлыгы буларак кына түгел, район кешесе буларак та, аңа зур рәхмәт җиткерәсем килә, шундый кешедән аерылу авыр, әлбәттә, сез һәрвакытта да булышлык күрсәттегез, һәр эшкә аңлап якын килдегез, шул ук вакытта канун нигезеннән беркайчан да читкә тайпылмадыгыз, - диде Камил Гилманов.
Район башлыгы Камил Гилманов Аксубай муниципаль район Советы исеменнән Илдус Хәйруллинга район территориясендә хокук саклау һәм кануннарны гамәлгә ашыруда, гражданнарның иреген һәм хокукларын яклауны тәэмин итүдә зур эшләр башкарганы өчен Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Район белән хушлашып, Илдус Хәйруллин бердәм эш алып барган өчен районның җитәкчелек составына рәхмәт әйтте һәм үзенең урынына килгән яңа прокурорга уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев