Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай районында математика буенча бердәм дәүләт имтиханнары уңышлы үтте

Узган атнада ике йөздән артык укучы математика буенча БДИ тапшырды. Металл детектор аша үткән чыгарылыш сыйныф укучылары җиңел сулап куйдылар: "Беренче сынау хәерлесе белән үтте, янәсе". Егетләргә каешларын, ә кызларга тимер чәч кыстыргычларын салып керергә туры килде. Күпләр детектор аша аяк киемсез үттеләр, чөнки ул һәр тимер әйбергә дә тәэсир...

Узган атнада ике йөздән артык укучы математика буенча БДИ тапшырды.


Металл детектор аша үткән чыгарылыш сыйныф укучылары җиңел сулап куйдылар: "Беренче сынау хәерлесе белән үтте, янәсе". Егетләргә каешларын, ә кызларга тимер чәч кыстыргычларын салып керергә туры килде. Күпләр детектор аша аяк киемсез үттеләр, чөнки ул һәр тимер әйбергә дә тәэсир итте.

-Төнге сәгать икегә кадәр әзерләндек, иртә белән хәтта ашый да алмадык, - дип сөйләделәр укучылар.

Ә менә янәшәдә басып торган егетләрнең дулкынлануы сизелми иде.

-Унынчы сыйныфтан алып әзерләндек, нәтиҗәләрнең яхшы булуына өметләнәбез, - диделәр алар.

Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, математика буенча БДИ уңышлы үткән. Ә менә нәтиҗәләр 15 июньнән соң билгеле булачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев