Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов мөрәҗәгате

Хөрмәтле район халкы! Узган атнада районның торак пунктлары халкы белән очрашулар тәмамланды. Үз чиратыбызда без, әлеге очрашулар барлык катнашучылар өчен дә файдалы үтсен өчен, халыкны күбрәк җәлеп итәргә тырыштык. Район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар белән киңәйтелгән җыеннар 2012 ел башында да үтәчәк, анда авыл җирлекләре башлыкларының 2011 елда башкарылган эшләре...

Хөрмәтле район халкы!


Узган атнада районның торак пунктлары халкы белән очрашулар тәмамланды. Үз чиратыбызда без, әлеге очрашулар барлык катнашучылар өчен дә файдалы үтсен өчен, халыкны күбрәк җәлеп итәргә тырыштык.
Район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында гражданнар белән киңәйтелгән җыеннар 2012 ел башында да үтәчәк, анда авыл җирлекләре башлыкларының 2011 елда башкарылган эшләре турындагы отчетлары тыңланачак һәм Советлар эшенә бәя биреләчәк. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, барлык авыл җирлекләрендә дә гражданнар җыеннары югары дәрәҗәдә үтте. Җирле власть, район хезмәтләре һәм, район башлыгы буларак, минем адреска да бер генә канәгатьсезлек белдерү очрагы да булмады. Мин район җитәкчелегенә зур ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәм. Ышаныч булганда һәм халык фикере җитәкчеләр фикере белән тәңгәл килгәндә, җирле проблемаларны хәл итү күпкә җиңелрәк. Шунысы куанычлы, район халкы үз җирлегендәге, туган авылындагы проблемаларга, керү юлларының, су белән тәэмин итү системаларының булмавына аңлап якын килә һәм хәтта ниндидер дәрәҗәдә аларны тормышка ашыруда ярдәм итәргә дә әзер. Дөрестән дә, авылларда хәл ителмәгән мәсьәләләр җитәрлек, әмма шуның белән бергә башкарылган эшләр дә аз түгел, ә бу безгә, кем әйтмешли, халык күзенә туры карау, турыдан-туры сөйләшүләр алып бару мөмкинлеге бирә.
Соңгы елларда гына да районның 17 торак пунктына кадәр асфальт түшәлгән юллар салынган. Ике ел эчендә Мюдка, Иске Мокшинога, Түбән Баландага, Яңа Аксубайга, Такталыга, Кызыл Тауга кадәр европа дәрәҗәсендәге юллар салынды, Федоровкага кадәр юлга вак таш җәелде, Аксубайдан Емелькино ягына таба юл төзелә. 2008 елдан башлап, районда 18 мәктәп ремонтланган. Атап әйткәндә, бу Иске Ибрай, Беловка, Емелькино, Савруш, Кәкре Күл, Баланда мәктәпләре... Аларның күбесе авария хәлендә иде. Гомуми белем бирү учреждениеләрен ремонтлауда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та ярдәм итте, нефтьчеләр, аеруча, «Татнефть» финанс ярдәме күрсәтте, үзебез дә средство табарга тырыштык. Шулай ук төрле финанс чыганаклары хисабына «Ләйсән», «Буратино», «Елочка», 1 нче балалар бакчасы ремонтланды. Авылларда җимерек хәлдә булган алты балалар бакчасы мәктәпләр түбәсе астына күчерелде. Ә моның өчен күпме көч таләп ителде? Бүгенге көндә Беловка, Яңа Тимошкино, Шәрбән, Кәкре Күл, Иске Ибрай, Иске Татар Адәмсуы балалары яхшы шартларда тәрбияләнә. Бездә ташландык сыер абзарлары урынына күпме заманча терлекчелек комплекслары төзелде. Бүген яңа төзелешләр, мегафермалар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың, боларның барысы да район халкы өчен гадәтигә әверелә. Ә безнең район икътисадының аграр секторындагы үзгәртеп корулар моннан 3-4 ел элек башланды һәм бүген механизаторларның, терлекчеләрнең, тулаем алганда авыл халкының намуслы тырыш хезмәте бәрабәренә Аксубай республика районнары арасында иң динамик үсеш алган районнарның берсе булып танылды. Ә андый 13 район бар.
Авыл тормышына кагылышлы проблемалар республика һәм федераль программаларда чагылыш таба. Шуның өстенә, бездә район халкы өчен каралган 12 программаның 9 сы эшли. Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү буенча зур эшләр дәвам итә, социаль ипотека һәм авылларда хезмәт куючы яшь белгечләргә торак төзелә. Районның дүрт авылында «Чиста су» федераль программасы буенча суүткәргечләр сузыла, республика программалары линиясе буенча-гаилә фермалары төзелә, льготалы кредитлар хисабына авыл кешеләренең шәхси ярдәмче хуҗалыклары колач җәя. Киләсе елда 4 торак пунктка кадәр каты түшәмәле юллар төзү планлаштырыла. 2012 елдан республиканың база мәктәпләрен ремонтлау буенча федераль программа старт алачак, юлларны, торак йортларны һәм социаль объектларны ремонтлау дәвам итәчәк. Ике ел рәттән күзәтелгән корылыкка һәм азыклар булмау сәбәпле авырлыклар булуга карамастан, районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләр санын саклап кала алдык. Ә бу авыл кешеләре өчен эш урыннары, хезмәт хакы һәм җирле салым керү нигезе, чөнки бюджет оешмалары шулар бәрабәренә яши. Тормышта барысы да үзара бәйләнгән һәм ул даими үсештә булырга тиеш. Бары тик шунда гына алга омтылыш булачак.
Хөрмәтле район халкы! Район икътисадындагы үзгәрешләргә бары тик сукыр кеше генә яисә безнең тормышыбыздагы уңай процессларны күрергә теләмәүчеләр генә игътибар итмәс, мөгаен. Алда безне зур сәяси вакыйгалар көтә-РФ Президентын һәм РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Ә быелның 4 декабрендә Россия Федерациясе федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлап тавыш бирәчәкбез. Безнең иксез-чиксез илебезнең, республиканың, шул исәптән районның киләчәк язмышы сезнең активлык күрсәтүегезгә, гражданлык һәм конституцион бурычыгызны ничек үтәвегезгә бәйле. Бу көнне иртән иртүк, кечкенә авыллардан кала, барлык торак пунктларда да сайлау участоклары үз ишекләрен ача. Сезнең сәяси активлык күрсәтеп, лаеклы партия өчен тавыш бирүегез сорала. Сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар, иминлек һәм бәхет юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев