Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләве

2011 ел район өчен уңышлы-казанышлар һәм чәчәк ату елы булды. Район күп кенә тармаклар һәм юнәлешләр буенча алга китте. Бүген безнең район республика дәрәҗәсендә динамик яктан үсеш алган районнар исәбендә санала. Иң уңышлы тармакларның берсе-ул авыл хуҗалыгы өлкәсе. Быел без иген кырларыннан мул уңыш җыеп алдык, ике ел рәттән күзәтелгән...

2011 ел район өчен уңышлы-казанышлар һәм чәчәк ату елы булды. Район күп кенә тармаклар һәм юнәлешләр буенча алга китте. Бүген безнең район республика дәрәҗәсендә динамик яктан үсеш алган районнар исәбендә санала.


Иң уңышлы тармакларның берсе-ул авыл хуҗалыгы өлкәсе. Быел без иген кырларыннан мул уңыш җыеп алдык, ике ел рәттән күзәтелгән начар һава торышына бәйле ачы тәҗрибәгә таянып, быел исә ике елга җитәрлек азык, бөртек фуражы тупладык, ике ел өчен пай җирләре өчен халык белән тулы исәп-хисап ясадык.
Шуның белән бергә бүгенге көндә шәхси секторда да терлекләр саны арта. Узып баручы елда 10 гаилә фермасы оешты-бу уңай тәҗрибә буларак, Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да билгеләп үтелде. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән һәм эшләргә теләгән кешеләр авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрен хуплаган күп төрле максатчан федераль һәм республика программаларыннан файдаланалар.
Бүгенге көндә мәгариф өлкәсендә дә күп эшләр башкарылган. Күп кенә районнар оптимальләштерү, үзгәртеп кору процессын кичерделәр. Ә без әлеге процесс минималь югалтулар белән җиңел үтеп китсен өчен бөтен көчебезне куйдык. 2012 елда районда әлеге программа кысаларында 6 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. Балалар бакчалары да игътибарсыз калмады, мәктәпкәчә учреждениеләрнең түбәләрен алмаштыру эшен этаплап алып барабыз.
Районда социаль-мәдәни объектлар ремонтлана, төзелә. Быел гына да тәрәзәләрен пластикка алмаштырудан алып, түбәләрен яңартуны кертеп тугыз клуб ремонтланган.
Район үзәгендә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләре дә планлы алып барылды.
2012 елда безнең алда бистәнең төп йөзе булган Ленин урамын үзгәртү, ике парк-ДШИ культура паркын һәм үзәк паркны төзекләндерү бурычы тора. ДШИ «РИТЭК» нефть компаниясе линиясе буенча социаль проектлар конкурсында сәнгать паркын үстерүгә Грант отты һәм әлеге средство районга кайтты инде, ә үзәк паркны төзекләндерүдә исә без үзебезнең керемнәрдән файдаланачакбыз. Бу безнең көчтән килерлек эш дип уйлыйм мин.
Узып баручы ел безнең өчен хезмәт хакы түләү планында да уңышлы булды дияргә була, бүгенге көндә төзелеш предприятиеләре, хезмәт күрсәтү оешмалары алдындагы барлык бурычлар да капланган. Финанс елын без 1 декабрьдә үк яптык инде. Күпчелек бюджет оешмалары елны өстәмә керемнәр белән төгәлләделәр. Тулаем алганда, район узып баручы елда 16 миллион сум өстәмә табыш алды. Бу, әлеге средстволар алга таба социаль-мәдәни объектларны, социаль өлкәне төзекләндерүгә китә, дигән сүз.
2011 елда район территориясендә федераль программа кысаларында районның дүрт торак пунктында су торбалары үткәрү эше алып барылды, димәк һәр өйгә су киләчәк.
Кем әйтмешли, уңышларга күз генә тимәсен. Ә эшләнгән эшләр аз түгел- спорт комплексы үз ишекләрен ачты, бүгенге көндә тулы куәткә эшләүче район Мәдәният йорты бинасы күзне иркәли, район үзәк хастаханәсенең стационар бүлекләрендә этаплап капиталь ремонт алып барыла. Бүгенге көндә балалар Сәнгать мәктәбендә, Яңа Тимошкино балалар бакчасында капиталь программа буенча Иске Тимошкино ФАП бинасы төзелә.
Өстәп шуны гына әйтәсе килә, безнең уңышларыбызны республика Президенты Рөстәм Нургалиевич та уртаклаша. Якын киләчәктә районда башкарылачак эшләр турында хөкүмәттә дә яхшы беләләр-эшләп килгән махсус Президент программасында беренче чираттагы бурычлар-төзекләндерүгә яки ремонтлауга мохтаҗ социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары, юл төзелешләре, су белән тәэмин итү мәсьәләләре яктыртыла. Республика башлыгы белән соңгы очрашуда без район үзәгендә боз сарае төзү, Емелькино төбәгендә Рус Кармәтен, Сосновка, Черемушки, Чуаш Адәмсуы һәм Емелькиноны тоташтыручы каты түшәмәле сигез километрдан артык юл төзү мәсьәләләрен тикшердек. Рөстәм Нургалиевич безнең районга ярдәм итәргә вәгъдә бирде-бу 2012 елда авылларны үстерү буенча Президент программасы ярдәмендә, безнең планнарны тормышка ашыруның бер өлеше булачак. Өченче социаль-мәдәни объектларны ремонтлау мәсьәләсе дә уңай якка хәл ителгән.
Яңа елга аяк басканда барлык район халкын, беренче чиратта, Бөек ватан сугышы ветераннарын, пенсионерларны Яңа 2012 ел белән тәбрик итәм, сәламәтлек, бәхет-шатлыклар, озын гомер телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев