Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубай – Димитровград дуслыгы

Аксубай районы делегациясе Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуйда катнашты. Бу аксубайлылар өчен үзенчәлекле сәяхәт булды. 2013 ел - юбилей елы булды. 10 ел элек Аксубай районы вәкилләре төбәкләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытып, халыкларның гореф-гадәтләрен саклап, сабан бәйрәмен бергәләшеп үткәрү өчен әлеге шәһәргә беренче тапкыр чакырылдылар. Делегациягә район башлыгы Камил Гилманов...

Аксубай районы делегациясе Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуйда катнашты.


Бу аксубайлылар өчен үзенчәлекле сәяхәт булды. 2013 ел - юбилей елы булды.
10 ел элек Аксубай районы вәкилләре төбәкләр арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытып, халыкларның гореф-гадәтләрен саклап, сабан бәйрәмен бергәләшеп үткәрү өчен әлеге шәһәргә беренче тапкыр чакырылдылар.
Делегациягә район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелек итте. Делегация составына оешмалар һәм предприятиеләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, спортчылар һәм артистлар керде.
Бәйрәмдә шәһәр, Ульян өлкәсе җитәкчеләре, депутатлар, татар диаспоры вәкилләре катнашты.
Бәйрәмне Димитровград шәһәренең хакимият башлыгы Николай Горшенин ачты. Ул сабан бәйрәмен шәһәр халкының иң яраткан бәйрәм булуын, аның мөһимлеген билгеләп үтте. Сабантуй бәйрәмен тагын да кызыклырак итеп, озак еллар дәвамында әлеге күркәм чарада катнашып килгән аксубайлыларга, шәхсән Камил Гилмановка рәхмәт белдерде.
Камил Камалович ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның милли Сабантуй уңаеннан димитровградлыларга юллаган котлау хатын укыды.
Димитровградлылар Камил Гилманов чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Ул үз чыгышында аксубайлыларның Димитровград халкы белән дустанә мөнәсәбәтен билгеләп үтте. Әлеге еллар дәвамында ике төбәк арасында партнерлык мөнәсәбәтләре урнашты, мәдәни һәм белем бирү өлкәләрендә тәҗрибә алмашу бара, предприятиеләр арасында эшлекле элемтә барлыкка килгән һ.б. Камил Камалович шулай ук Димитровградта милләтләр арасындагы дуслыкны, татар халкының милли культураны һәм йолаларны саклавын ассызыклады.
Камил Гилманов котлаулардан соң ике төбәк арасындагы дуслык һәм ихтирам йөзеннән Сабантуй хуҗаларына милли түбәтәйләр бүләк итте. Николай Горшенинга, шәһәрнең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәткә һәм татар гимназиясе директоры Мөнирә Джумаевага да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Ульян өлкәсенең законнар чыгару җыены депутатлары, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре һәм башка затлар барысы да бәйрәм белән тәбрикләп, аксубайлылар адресына матур теләкләр, рәхмәт сүзләре әйттеләр.
Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамланганнан соң, мәйданда күңел ачулар башланды. Төп сәхнәдә беренче булып безнең мәдәният бүлеге артистлары чыгыш ясадылар. Аксубайлыларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде, шәһәр халкының күбесе Татарстаннан килгән артистлар чыгышын карар өчен махсус килгәннәр.
Шул ул вакытта гер күтәрү, капчык киеп йөгерү кебек спорт ярышлары башланды. Ә милли көрәш Сабантуйның иң мавыктыргыч чарасы булды. Бил алышуда Ульян өлкәсеннән, Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән көрәшчеләр катнашты. Монда да гади көрәш күрсәткән безнең спортчыларыбыз иң көчлеләр булдылар. Бил алышу төгәлләнгәннән соң аларның уңышлары төп сәхнәдән билгеләп үтелде. Шулай итеп 40 килограммга кадәрле авырлык категориясендә өч призлы урынны да аксубайлылар - Илсаф Сәйфуллин, Булат Әхмәтов, Салават Вәлиуллин алды. 50 килограммга кадәр үлчәмдә Рәфис Бикушев, Илсаф Сәйфуллин беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. 60 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Алексей Крайнов икенче булды. 70-85 килограммлы үлчәмдә беренче һәм икенче урыннарны Евгений Ласточкин яулады.
Гер күтәрүчеләр дә яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Әлеге спорт төрендә Рәис Бикушев икенче урынга чыкты. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде, шул исәптән район исеменнән дә. Бүләкләрне Камил Гилманов тапшырды.
Бәйрәм рәсми төстә ябылганнан соң да халык таралырга ашыкмады, күңел ачу дәвам итте. Бу юлы да безнең район яхшы әзерлек күрсәтте. «ВАМИН-Аксу» ООО, «Аксубай Продкорпорациясе» ООО, «Җитештерү производствосы» ООО бәйрәмгә баруны оештыруга, халыкны тукландыру һәм аларның ялын тәэмин итүгә үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев