Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Академияне – төзиләр, Соборны – торгызалар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады. Указ 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге һәм Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмен билгеләп үткән көнне имзаланды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясен төзү белән Казан...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында"гы Указны имзалады.


Указ 4 ноябрьдә - Халыклар бердәмлеге һәм Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәмен билгеләп үткән көнне имзаланды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр Болгар ислам академиясен төзү белән Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу буенча чаралар планын эшләү һәм раслау йөкләнде. Планда Идел буе Болгарында Исламны рәсми кабул иткән көнгә, 2016 елның 21 маена, Болгар ислам академиясен төзү урынына һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборы булачак урынга, Казан Мәрьям Ана иконасын алу көненә, 2016 елның 21 июленә, истәлекле таш салу чараларын оештыру карала.

Указ нигезендә, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мөселманнар дини оешмалары, Россия мөселманнары шурасы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Болгарда "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү һәм Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе һәм Казан шәһәре мэриясенең Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу инициативалары хупланды.

Указны имзалау турындагы хәбәрне мөселманнар һәм православие дине берләшмәләре шатланып кабул иттеләр һәм әлеге вакыйгаларның Татарстан һәм Россия генә түгел, ә инде халыклар берлеге өчен дә әһәмиятле булуын билгеләп үттеләр.
Районның дин әһелләре, халык та бу уңайдан үз фикерләрен белдерделәр.

Татарстанның Көньяк төбәк казые - Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил Зөфәров:-Бу карарның Татарстан Президенты дәрәҗәсендә нәкъ менә Халыклар бердәмлеге көнендә - халыклар һәм диннәрнең дуслыгы билгесе буларак кабул ителүе зур билгеләнешкә ия. Шунысы да мөһим, ислам академиясенең, Татарларның дини тәгълиматларын өйрәнү елында (автор искәрмәсе: 2015 ел Татарстанда татарларның дини тәгълиматларын өйрәнү елы дип игълан ителде) элек Идел Болгарстанының милли һәм мәдәни үзәге булып торган бөек Болгар территориясендә төзелүе куанычлы. Ислам академиясе агарту һәм белем бирү үзәгенә әвереләчәк һәм галимнәр һәм имамнарны берләштереп, алар аша ислам дине турында дөрес фикер йөртүне тәрбияләячәк. Ислам академиясе белән беррәттән Казан Мәрьям Ана иконасы соборының да торгызылуы куанычлы хәбәр. Татарстанда конфессия- ара мөнәсәбәтләргә зур әһәмият бирелүе, чиркәүләр һәм мәчетләрнең торгызылуы күңелне сөендерә.

Аксубай мәчете имамы Илнар Сафиуллин:
- Бу Татарстанда дин әһелләрен чит илләргә чыкмый гына укыту мөмкинлеге бирәчәк һәм үзенә күрә "татарстан исламы"ның абруен күтәрәчәк. Шунысы куанычлы, православие дөньясында да тарихи вакыйга булачак - Казан Мәрьям Ана иконасы соборы торгызылачак. Ходайга ышану халыкның рухын ныгыта, изге эшләр кылуга көч бирә. Кемнең нинди дин тотуына кармастан, ислам академиясен һәм собор төзүгә һәркем үз өлешен кертер дип уйлыйм, чөнки проектлар ирекле биргән хәйрия акчасына тормышка ашырылачак.

Иеромонах Иоанн:
- Указны имзалау - дулкынландыргыч һәм куанычлы хәбәр. Казан Мәрьям Ана иконасы Казанда һәм Россиядә иң изгеләрдән саналган сурәт. Собор 1931 елда шартлатыла, әмма шуннан соң православие динен тотучылар Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турындагы мәсьәләнең хәл ителүе өчен дога кылып, ышанып яшиләр һәм Казан Богородица монастыре территориясендә мәхәллә тормышының акрынлап алга баруын күзәтәләр. Соборны торгызу белән әлеге урынКазан төбәге генә түгел, бөтен Россиянең меңләгән хаҗ кылучылары өчен изге урын булып торачак. Чөнки шундый икона барлыгын белмәүче кеше юктыр ул. Рөхсәт ителмәгән дәвердә дә собор урынына килеп кешеләр дога кылганнар һәм могҗизаның кайчан да булса булачагына ышанганнар. Изге Феофанның шундый карарга килүе һәм тарихи гаделлек - хатын-кызлар соборы торгызылуы күңелне тынычландырды.

Феодосий Тотемский чиркәвенә йөрүче Лидия Третьяк:
- Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу Татарстан һәм гомумән Россия христианнары өчен куанычлы вакыйга. 1930 нчы елларда Россия буйлап меңләгән гыйбадәтханә юкка чыгарылган. Бүген Ходайга ышануның, балаларны һәм оныкларны тәрбияләүдә диннең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын яхшы аңлыйбыз. Ислам дөньясындагы үзгәрешләр - Болгар ислам академиясе төзелү дә бик сөенечле хәбәр. Татарстанлылар бердәм булып, Ходай ярдәме белән, академия дә төзерләр, соборны да торгызырлар, дип ышанам. Һәм бу төбәкнең абруенда чагылачак, ә бездә халык бер гаилә булып дус, тыныч яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев