Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Агрофирмада яңа белгеч

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасында яңа белгеч пәйда булды. Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада Ирландиядән килгән өч белгеч эшли. Аларның берсе Кукмара районында терлекчелек буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, икенчесе Чистайда актив эшчәнлеген башлап җибәргән, ә өченчесе - Ричард Мак Кормак бездә, «ВАМИН-Аксу» агрофирмасында эшли башлады. Без Ричард белән Ленин исемендәге товарлыклы-сөтчелек...

«ВАМИН-Аксу» агрофирмасында яңа белгеч пәйда булды.


Рәсми чыганаклар хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республикада Ирландиядән килгән өч белгеч эшли. Аларның берсе Кукмара районында терлекчелек буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, икенчесе Чистайда актив эшчәнлеген башлап җибәргән, ә өченчесе - Ричард Мак Кормак бездә, «ВАМИН-Аксу» агрофирмасында эшли башлады.
Без Ричард белән Ленин исемендәге товарлыклы-сөтчелек фермасында очраштык һәм берничә сорауга (тәрҗемәче ярдәмендә) җавап бирүен үтендек.
-Әйтегез әле, сез үз алдыгызга нинди бурычлар куйдыгыз?
-Бурычлар бик күп һәм алар киңколачлы. Иң мөһиме - терлекчелек продукциясе - ит, сөт җитештерүдә һәм игенчелек өлкәсендә җитештерүчәнлекне арттыру. Агрофирманың генераль директоры Искәндәр Зәйдуллин белән без төп эш планын билгеләдек инде. Эшнең бөтен нечкәлеген белгән менджер булганда кыска вакыт эчендә сөт савып алуны күпкә арттырып була. Бу эшчеләрнең хезмәт хакында һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрүдә чагылыш табарга тиеш.
- Ә бу авыр эштә беренче адымнарыгыз?...
-Һәр кеше, әгәр нәрсәне дә булса яхшы якка үзгәртергә тели икән, иң элек мәгълүмат җыя, аны анализлый. Мин дә урынга килеп җитү белән мондагы вәзгыятьне җентекләп өйрәнергә керештем. Аның нигезендә җитештерү процессына Көнбатыш Европа системасын кертү күздә тотыла. Шул рәвешле җирле һәм яңа эш системасы үзара бәйләнгән булырга тиеш. Мин ышанам, үзгәрешләр булачак. Сезнең районда, хәер бөтен Русия буенча, авыл хуҗалыгы бизнесын киңәйтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Сездә кешеләргә эш урыннары булдырырга сәләтле, тотрыклы финанс предприятиесе булдыру өчен зур потенциал бар. Аны файдаланырга гына кирәк.
- Сезнеңчә, безнең районның терлекчелек объектларында нинди үзгәрешләр кертергә кирәк?
- Иң элек, хезмәткә карашны үзгәртергә, аны рационал оештырырга кирәк. Терлекләрне карау, ашату режимын һәм башка күп нәрсәләрне яңадан карарга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев