Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ААҖ “Татмедиа” җитәкчелеге безнең “Сельская новь”, “Авыл танңары” гәҗиттендә булып узды

Бүген "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Ирек Минәхмәтов һәм аның киңәшчесе Владимир Шевчук эш визиты белән редакциябездә булды. "Татмедиа" ААҖның яңа җитәкчесе безнең газета редакциясендә генә түгел, Аксубай җирлегендә дә беренче тапкыр булуын искәртте. Редакция бинасында кунаклар, район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин редакция коллективы белән очрашу үткәрделәр,...

Бүген "Татмедиа" ААҖ генераль директоры Ирек Минәхмәтов һәм аның киңәшчесе Владимир Шевчук эш визиты белән редакциябездә булды.


"Татмедиа" ААҖның яңа җитәкчесе безнең газета редакциясендә генә түгел, Аксубай җирлегендә дә беренче тапкыр булуын искәртте. Редакция бинасында кунаклар, район башлыгы Камил Гилманов һәм аның урынбасары Юныс Хәмидуллин редакция коллективы белән очрашу үткәрделәр, эш кабинетларында булып газета хезмәткәрләре белән җанлы әңгәмә кордылар.
Ирек Җәүдәт улы басма тиражыннан алып хезмәт хакы күпме булуы турында кызыксынды, бина эченә ремонт ясау һәм компьютер техникасын алмаштыру кирәклеге турында да әйтеп үтте. Аны күбрәк газетаның Интернеттагы электрон сайты кызыксындырды. Ул шулай ук якын киләчәктә һәрбер редакциягә Интернет-телевидение җиһазлары кайтарылачак һәм район кешеләре газетаның кәгазъ һәм электрон вариантын укудан тыш, теләсә кайсы чараның видеорепортажын карый алачак дигән план белән уртаклашты.
Ирек Минәхмәтовка бинага ясалган ремонт та бик ошады. Бүген редакция бинасы яңа төс алды - түбәсе алмаштырылды, сайдинг белән тышланды, тәрәзәләр тулысынча яңартылды. Ремонт эшләре тиздән төгәлләнәчәк, әмма без бүген үк 1910 елда төзелгән Аксубай редакциясе бинасының райүзәктә иң матур һәм заманча булуын күреп сөенәбез.

Фотосүрәт яңалыкларын Фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев