Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2015 елда дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр

Мөселман календаре буенча 1436-1437 һиҗри еллар 2 гыйнвар - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла. 20 апрель...

Мөселман календаре буенча 1436-1437 һиҗри еллар

2 гыйнвар - Мәүлид бәйрәме. Иң зур бәйрәмнәрнең берсе - Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне. Бу изге бәйрәм нәкъ бер ай дәвам итә. Бу вакытта мәчетләрдә вәгазьләр укыла, хәер, сәдака (зәкят) өләшенә. Күп кенә мөселман илләрендә факеллар һәм фонарьлар кабызып, тантаналы мәрасимнәр уздырыла.
20 апрель - мөселман календаренда изге саналган Рәҗәб аеның беренче көне. Бу айда Ибраһим пәйгамбәрнең, Гайсә пәйгамбәрнең туган көннәре һәм башка истәлекле көннәр бигеләп үтелә. Шулай ук кече хаҗ, гомрә хаҗы кылына.
23 апрель - Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы кич - Рәгаиб кичәсе дип атала. Мөхәммәд пәйгамбәрнең әти-әнисе Габдуллаһ һәм Әминәнең бергә кушылуын искә алу кичәсе дә.
21 май - Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән көн (310 нчы һиҗри, 922 нче милади ел).
15 май - Мигъраҗ кичәсе. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Мәккә шәһәреннән Иерусалимга һәм аннан җиде кат күккә - Аллаһы Тәгаләнең тәхете янына кылган могҗизалы сәяхәте. Мигъраҗ уразасы 100 төн ураза тотуга тиңләнә.
1-2 июнь - Бәраәт кичәсе, ягъни «ләйләтул-Бәраәт». Бәхет һәм һөртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.
17 июнь - изге Рамазан ае һәм ураза башланган көн. Рамазан аенда иң кадерле кичә - Кадер кичәсе. (12 июль).
17 июль - Гайдел-фитыр. Ураза бәйрәме.
22 сентябрь - Гарәфә көне. Хаҗ кылучылар тарафыннан Мәккә янындагы Гарәфә тавына бару һәм тау итәгендә намаз уку көне.
23 сентябрь - Гайдел-Әдъхә, Корбан бәйрәме. Иң зур мөселман бәйрәме. Ураза тәмамлангач, нәкъ 70 көннән соң башлана торган Корбан чалу бәйрәме, ул 3 көн дәвам итә. Бу көн Татарстан Җөмһүриятендәге барлык календарьларда кызыл төс белән билгеләнгән.
24, 25, 26 сентябрь - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәрдә мөселманнар фарыз намазларын укыганнан соң Аллаһы Тәгаләне мактап махсус сүзләр әйтәләр.
14 октябрь - 1437 ел, яңа мөселман елы һәм Мөхәррәм ае башланган көн. Бу айда күп итеп хәер (зәкят) бирелә, изге гамәлләр кылына.
23 октябрь - Гашура бәйрәме. Сөнниләр Аллаһы Тәгаләнең ун пәйгамбәренә күндерелгән изгелекләре хөрмәтенә, ә шигыйлар Мөхәммәд пәйгамбәрнең оныгы Гали хәлифәнең улы Хөсәенне (626-680) җәзалап үтерү көнне мөбәрәк, изге вә хөрмәтле санап, ураза тота.
8 декабрь - Сәфәр ае башланган көне.
фото http://eruditskan.ru/shop/index.php?route=product/category&path=59_60

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев