Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

2014 ел район халкы өчен нинди вакыйгалар белән истә калды

Инфраструктура үсеше Карасу авылында күпфункцияле үзәк, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә "Социаль ипотека" программасы буенча 12 фатирлы йорт, Иске Ильдеряк, Яңа Ибрай авылларында, Мюд поселогында, Аксубайда универсаль спорт мәйданчыклары, Иске Тимошкинода модуль-блоклы ветеринария пункты файдалануга тапшырылды, район ветеринария берләшмәсе бинасы капиталь ремонтланды. Авыл җирлекләре территорияләрен үстерү программасы кысаларында шәһәр тибындагы Аксубай...

Инфраструктура үсеше
Карасу авылында күпфункцияле үзәк, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә "Социаль ипотека" программасы буенча 12 фатирлы йорт, Иске Ильдеряк, Яңа Ибрай авылларында, Мюд поселогында, Аксубайда универсаль спорт мәйданчыклары, Иске Тимошкинода модуль-блоклы ветеринария пункты файдалануга тапшырылды, район ветеринария берләшмәсе бинасы капиталь ремонтланды.
Авыл җирлекләре территорияләрен үстерү программасы кысаларында шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә, Яңа Кармәттә суүткәргеч челтәре үзгәртеп корылды, Кече Аксубайда суүткәргеч капиталь ремонтланды.
Яңа Ибрай авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Емелькино, Культура, Яңа Дума, Татар Сөнчәлесе, Такталы һәм Иске Кармәт авылларында ФАПларга капиталь ремонт үткәрелде.
Түбән Татар Майнасы авылында 60 укучыны һәм 20 урынлык балалар бакчасын үз канаты астына алган мәктәп, Аксубайда 260 урынлы балалар бакчасы сафка басты.
Яңа Ибрай, Иске Ильдеряк, Яңа Дума урта гомумбелем бирү мәктәпләре капиталь ремонтланды. Район үзәгендә Горький урамындагы күп фатирлы йорт, Пролетарлар урамындагы 2 нче һәм 52 нче йортларга капиталь ремонт ясалды. Аксубайда, Түбән Баланда, Ерепкино, Яңа Ибрай, Иске Кыязлы, Иске Савруш, Такталы, Шәрбән авылларында урамнар яктыртылды.
3 нче Аксубай урта мәктәбендә һәм районның Мәшгульлек үзәгендә "Уңайлы мохит" программасы гамәлгә ашырылды.
Аксубайда ябык түбәле йөрү бассейны төзелә.
Яңа Ибрай, Кәкре Күл, Яңа Дума авыл клублары, башлангыч сыйныфлар урнашачак Иске Тимошкино урта мәктәбенең икенче бинасы ремонтланды.
Мазилин урамы төзекләндерелде, яшелләндерелде, Аксубай бистәсендә парк зонасын төзекләндерү буенча чаралар үткәрелде.
Иске һәм Яңа Ибрай авыллары арасындагы юлга, Сергеевка, Карасу (мәктәп янына чаклы) авылларына кадәр, район үзәгенең Рәис Беляев, Каенлык, Терешкова, Толстой (балалар бакчасына кадәр), Комлык урамнарына асфальт түшәлде. Мичурин, Төньяк, Мәктәп, Кызыл Партизан, Рәис Беляев урамнары норматив тәртипкә китерелде.
Авыл хуҗалыгы
Районда өч эре авыл хуҗалыгы формированиесе - "Аксу Агро" ҖЧҖ, "Аксубай" агрофирмасы, "Сөт иле Аксу" ҖЧҖ эшли.
"Аксубай продкорпорациясе"нә яңа инвестор килеп, сөтчелек тармагын үстерү юнәлешен алды. 400 башка исәпләнгән терлекчелек бинасы үзгәртеп корылды.
Терлекчелек һәм игенчелек тармакларын үстерү буенча 30 гаилә фермасы актив үсеш алды. Марат Сафинның (72 баш мөгезле эре терлек, шуның 42се - сыерлар), Илдус Вафинның ( 55 баш мөгезле эре терлек, 50 сы - сыерлар), Ильяс Сөләймановның (120 баш мөгезле эре терлек, 50 се - сыерлар) гаилә фермалары иң актив үсеш алучылар булып тора.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме буларак барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан кредитлар буенча 6,4 миллион сум субсидия түләнгән, милекчелекнең барлык төр формаларындагы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 46 миллионнан күбрәк сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Пай җирләре өчен 17 миллион сумнан артыкка аренда акчасы түләнгән.
Сөт җитештерүне үстерүгә 11 миллион 174 мең сумнан артыкка субсидия түләнгән. Шәхси секторда сыерлар асрау белән шөгыльләнүчеләргә бер баш савым сыеры өчен дәүләттән 2 мең сум акча бүлеп бирелгән (барлыгы 7 миллион 442 мең сумга).
"Аксу Агро" ААҖ кырларында шикәр чөгендере уңышы гектарыннан 30 тонна тәшкил итте.
Сөт җитештерү - узган ел дәрәҗәсенә карата 102 процент тәшкил итте.
Еллык җитештерелгән тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе миллиард сумга якын, шул исәптән игенчелектә - 400 миллион, терлекчелектә 555 миллион сумнан артык.
Мәдәният
Мәдәният елы республика, Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләрдә яуланган җиңүләр белән истә калды.
Мәдәният йортында шөгыльләнүче унҗиде укучы - җырчылар, "Сияние" ансамбле, "Дэнс-тайм" бию ансамбле "Кара диңгез буенда" халыкара фестиваль-бәйгедә җиңү яуладылар.
"Дэнс-тайм" ансамбле бию коллективлары арасында беренче урынны алды. Ирина Яремийчук вокалчылар арасында I дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булды. Ә "Сияние" триосы II дәрәҗә диплом алды.
Аксубай районының китапханә системасы өч грантка ия булды - "РИТЭК" нефть компаниясеннән, Мәдәният министрлыгыннан һәм яңа ел алдыннан - Олег Дерипаскның "Вольное дело" фондыннан "Пространство Библио" Бөтенроссия социаль-мәдәни проектлар бәйгесе җиңүчесе булды.
Район тарихында беренче тапкыр җирле рәссам Әлфия Нурхамәтованың Татарстан Дәүләт рәсем сәнгате музеенда иҗат күргәзмәсе оештырылды, 2014 елда ул Татарстан Республикасы Рәссамнар берләшмәсе әгъзасы итеп кабул ителде.
Наилә Мартынова җитәкчелегендә шөгыльләнгән Кристина Смоленкова "Мәскәү йолдызлыгы" бәйгесендә вокал буенча Гран-при алды.
Эвелина Сруртдинова Санкт-Петербургта "Санкт-Петербургские Рождественские ассамблеи" Халыкара башкару осталыгы бәйгесендә Гран-при яулады.
Аксубай китапханә системасы китапханәче Алексей Дмитриев "Ел китапханәчесе - 2014" Бөтенроссия бәйгесендә финалга чыкты һәм Коммерция булмаган Пушкин китапханәсе фондыннан премия алды.
Районда беренче булып Идел буе халыкларының "Семицветик" традицион фестивале узды.
Спорт
Билбау көрәше буенча Дөнья Беренчелегендә җиңү төп вакыйга булды. Диләрә Латыйпова Дөнья чемпионкасы булды, Рәзилә Хәмитова - 2 нче, Евгений Ласточкин өченче урынны яулады.
Башкортстанда билбау көрәше буенча Россия Беренчелегендә Диләрә Латыйпова - 1 нче, Рәзилә Хәлитова - 2 нче, Евгений Ласточкин 3 нче урыннарны яуладылар.
Самбо буенча республика Беренчелегендә Диләрә Латыйпова һәм Евгений Ласточкин - алтын призерлар, Сергей Овчинников көмеш медаль иясе булды.
2000 елда туган һәм яшьрәк кызлар футбол командасы ТР Беренчелеге призеры булды.
2001-2002 елларда туган һәм яшьрәк егетләр командасы ТР Беренчелегендә җиңү яулады.
2000-2002 елларда туган һәм яшьрәк чаңгычылар мәктәп Спартакиадасы кысаларында үткәрелгән чаңгы ярышларында ТР чемпионнары булдылар.
Хоккей командасы "Алтын алка" клубы призына республика ярышларында бронза призер булды.
Баскетболчылар командасы (1998-1999 елда туган малайлар) - Татарстан чемпионы, ә кызлар командасы - ТРның бронза призеры, 2002-2003 нче елда туган волейболчылар командасы ТР чемпионатының көмеш призеры булдылар. Спортчылар Анапа шәһәрендә мәктәп укучыларының физик әзерлеге буенча Россия смотрының финал ярышларында үзләрен күрсәттеләр. Җиңелатлетчы Светлана Аниськина 100 метрлы дистанциядә 2 нче урынны яулады. 2000 метрлы дистанциядә Инна Тихонова - өченче, Светлана Аниськина - 2000 метрга йөгерүдә, Рәдиф Сөләйманов - 3000 метрлы дистанциядә җиңү яуладылар, Рәфис Бикушев һәм Алмаз Шәрәфетдинов турникта тартылу буенча икенче урынны яуладылар.
Никита Прохоров һәм Денис Мулеев бадминтон буенча Татарстан призерлары булдылар, аларны Татарстан Республикасының 2003 елда туган яшүсмерләр җыелма командасына керттеләр.
Нияз Хисмәтов җитәкчелегендәге балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе уңышлы эше өчен Татарстанның Яшьләр эше һәм спорт министрлыгы тарафыннан беренче урынга хоккей спортын җәелдергән һәм ачык хоккей тартмалары арасында 3 нче урынны алган өчен ике хоккей формасы комплекты сатып алуга сертификат алды.
3000 метрлы дистанциядә Россия җыелма командасы әгъзасы Вера Енизеркина әлеге дистанциягә йөгерүдә Россия Федерациясенең спорт мастеры исеменә лаек булды. Спортчыларның уңышларын аларның тренерлары: самбо, билбау көрәше һәм дзюдо буенча - Александр Скворцов, чаңгы буенча - Рәис Бикушев, Владимир Анашкин, бадминтон - Владислав Мулеев, хоккей - Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, җиңел атлетика - Владимир Еремеев, волейбол буенча Ольга Васильева һәм Анфиса Ишметова да уртаклаша.
Мәгариф
"Татарстан Республикасының өстен мәктәбе" программасын тормышка ашыру кысаларында 3 нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Нина Краснова Сингапурның белем бирү һәм фәнни оешмаларында стажировка үтүгә грант алды. 3 нче мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева Бөекбританиянең белем бирү оешмаларында стажировка узуга Татарстан хөкүмәтенең "Алгарыш" грантына ия булды.
М. И. Абдрахманов исемендәге Яңа Ибрай мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Рушания Гафиятова "Мәгариф" өстенлекле милли проект җиңүчесе булды, Татарстанның иң яхшы 25 укытучысы арасына керде, федераль грантка ия булды. "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" һәм "Елның иң яхшы балалар бакчасы" республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Аксубайның ике - "Буратино" һәм "Ләйсән" балалар бакчасы билгеләп үтелде.
Район мәктәпләре укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре буенча да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Сигез укучы 90 һәм күбрәк балл җыйды. Болар Хәммәдиев Рәнис (рус теленнән - 90 балл, 3 мәктәп), Алсу Мөгыйнова (рус теле - 90 балл, Яңа Ибрай мәктәбе), Юлия Уткина (рус теле - 95 балл), Мария Абаськина (рус теле - 95 балл, 3 мәктәп), Әдилә Яфизова (рус теле - 95 балл, 2 мәктәп), Дмитрий Семенов (география - 95 балл, 3 мәктәп), Ольга Казакова (биология - 93 балл, химия - 95 балл, Иске Үзи мәктәбе), Александр Краснов (тарих - 91 балл, Иске Ильдеряк мәктәбе).
Район мәктәпләре укучылары республика, Россия һәм халыкара олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашалар.
3 нче мәктәптән Кристина Купорова "Яшь программист" XVIII Республика бәйгесендә һәм "Имин интернет" II төбәкара социаль видеотасмалар бәйгесендә җиңү яулады.
Ангелина Удиярова VII Төбәк фәнни конференциядә "Иң яхшы туган якны өйрәнү эше" номинациясендә беренче урынны алды.
Ксения Павлова (җәмгыять белеме, 3 мәктәп), Гүзәл Сафиуллина (җәмгыять белеме, 3 мәктәп), Мария Леонова (тарих, Кәкре Күл мәктәбе), Илзирә Хәйруллина (рус теле, Иске Ибрай мәктәбе), Әнисә Шакирова (татар теле, Аксубай лицее), Гүзәл Гилметдинов (рус әдәбияты, Иске Ибрай мәктәбенең чыгарылыш укучысы) мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында җиңүче һәм призер булып, район гранты алдылар.
Кәкре Күл мәктәбе "it-чемпион" бәйгесендә иң актив уку йорты булып танылды һәм интерактив җиһаз комплекты белән бүләкләнде.
Шәхси эшмәкәрлекне хуплау
2014 елның маенда Татарстан Республикасы кече һәм урта оешмалар бизнесының Ассоциациясе белән Аксубай муниципаль район Советы арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде.
2014 елда Татарстан Республикасында 2012-2014 елларда фермерлык эшен башлауга булышлык күрсәтү программасы буенча ике фермер - Анатолий Мокин һәм Сергей Васиков сөт җитештерү фермалары төзү өчен һәр кайсы ярты миллион акчалата грант алды. "2014 елда Татарстан Республикасында крестьян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы кысаларында дүрт фермер - Әлфирә Шакирова, Сергей Алексеев, Петр Львов, Георгий Погодкин барлыгы 5,8 миллион сум грант алганнар.
Кече һәм урта бизнесны үстерү белән шөгыльләнүче биш эшмәкәр - Юлия Ихтонова, Әлфирә Шакирова, Мөнир Галиуллин, Рәсим Әхмәтҗанов, "Аксубай" агрофирмасы "Лизинг-грант" программасы кысаларында барлыгы 2, 93 миллион сум субсидия алган.
Грантлар
Татарстан муниципаль берәмлекләр советының бер миллион сумлык грантларын Иске Кыязлы һәм Иске Ибрай авыл җирлекләре отты.
Татарстан муниципаль берәмлекләрнең милли социаль проектлар бәйгесендә "Уяв" проекты белән Иске Тимошкино авыл җирлеге җиңү яулады.
Аксубай районы "РИТЭК" ААҖ һәм коммерция булмаган "ЛУКОЙЛ" хәйрия фонды" социаль-мәдәни проектлар бәйгесендә 11 грант алды. 300 меңлек грантка Аксубай үзәк китапханәсе, 240 меңлек грантка - Кәкре Күл авыл җирлеге, 200 меңлек - "Яшьлек" спорт залы, Сөнчәле, Иске Ибрай авыл җирлекләре, туган якны өйрәнү музее, үзәкләштерелгән клублар системасы (РДК), яшьләр бүлеге, Яңа Үзи авылы мәдәният йорты, 100 әр меңлек грантка Трудолюбово авыл җирлеге, "Ләйсән" балалар бакчасы лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев