Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

«112» номеры буенча ярдәм чакыр

Татарстанда инде дүрт ел рәттән "112" системасы эшләп килә. "112" телефонына тәүлек әйләнәсе шалтыратулар кабул ителә. Бердәм номер үзендә берьюлы берничә хезмәтне - полиция, янгын сүндерү, газ һәм ашыгыч ярдәмне берләштерде. Һәркөнне "112" операторлары татарстанлылардан 5 мең шалтырату кабул итәләр. Бердәм диспетчер хезмәте номерына ел башыннан алып аксубайлылардан 214 шалтырату...

Татарстанда инде дүрт ел рәттән "112" системасы эшләп килә.
"112" телефонына тәүлек әйләнәсе шалтыратулар кабул ителә. Бердәм номер үзендә берьюлы берничә хезмәтне - полиция, янгын сүндерү, газ һәм ашыгыч ярдәмне берләштерде.
Һәркөнне "112" операторлары татарстанлылардан 5 мең шалтырату кабул итәләр. Бердәм диспетчер хезмәте номерына ел башыннан алып аксубайлылардан 214 шалтырату килгән, 28 кеше гадәт буенча "01" номерына шалтыраткан.
"112" номерына ашыгыч булмаган эшләр, әйтик, ТКХ системасындагы авария, яисә белешмә алу өчен шалтыратмагыз.
- "112" белән параллель рәвештә ашыгыч хезмәтләрнең барлык номерлары да кулланыла, - дип ассызыклады Аксубай янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Әхтәм Насретдинов. - Тик гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хис-кичерешләр аек акылдан өстенрәк булалар, шуның өчен шалтыратучылар күп очракта кайсы хезмәтнең - коткаручылар, медицина хезмәткәрләре, яки газ хезмәтенең мөһимрәк булуын аңлап бетерә алмыйлар. Кыйммәтле минутлар югала, ә кем өчендер бу вакыт гомерне саклап калу өчен мөһим булып тора. "112" хезмәткәре кеше гомеренә, сәламәтлегенә, милкенә һәм әйләнә-тирәгә куркыныч янаганда ашыгыч ярдәмнең ни дәрәҗәдә кирәклеген төгәл исәпкә алып, тиешле ярдәмне җибәрә, шулай ук ашыгыч ярдәм килгәнче гадәттән тыш хәлдә үзегезне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыра.
- Килеп чыккан очрак оператив чаралар кабул итүне таләп итә икән, сезгә кичекмәстән ярдәм күрсәтеләчәк, ә оператор ашыгыч ярдәм юлда вакытта өстәмә мәгълүматлар алу өчен сезнең белән әңгәмәне дәвам итәчәк. Диспетчерның киңәшләренә колак салыгыз, "112" хезмәте, сүз тәмам, дип әйтмичә трубканы куймагыз; әңгәмә тәмамлангач, үзегез шалтыраткан телефон линиясен тоткарламаска тырышыгыз. Оператор теләсә нинди вакытта сездән өстәмә мәгълүмат алу яки киңәш бирү өчен шалтыратырга мөмкин.
- Килеп чыккан хәлнең уңай якка үзгәрүе күзәтелсә, бу турыда кичекмәстән операторга хәбәр итәргә кирәк. Кайчакта "112" системасына бер үк гадәттән тыш очрак турында берьюлы берничә шалтырату килеп ирешергә мөмкин. Бу очракта оператор әлеге мәгълүматтан хәбәрдар булуы турында әйтеп, телефонны сүндерсә, кәефегезне төшермәгез - бу эш оператив линияне бушату өчен эшләнә. Әгәр дә сез "112" номерын ялгыш җыйгансыз икән, бу турыда операторга хәбәр итегез, чөнки оператор яңадан шалтыратып сезнең белән бар да тәртиптә булуы турында инанырга тиеш булачак.
Әти-әниләр игътибарына:
Балага нинди очракларда "112" хезмәтенә шалтыратырга мөмкин булуын аңлатыгыз. Куркыныч хәл килеп чыкканда, баланы шалтыратыргамы, юкмы дигән шик килеп туганда "112" хезмәтенә шалтыратырга курыкмаска өйрәтегез. "112" номерына кызык өчен шалтыратырга катгый рәвештә тыелуын балага аңлатыгыз. Аның гадәттән тыш хәл килеп чыкканда үзенең әти-әнисенең исемен, өй адресын һәм өй телефонын (булган очракта) дөрес хәбәр итә алуы турында кайгыртыгыз.
Бу мөһим! "112" номерын җыйгач:
- операторның җавабын көтегез. Номерны яңадан җыймагыз, һәр шалтырату сезне чират ахырына куячак;
- үзегез белән таныштырыгыз, кыска һәм аңлаешлы итеп, кайда, кем белән нинди хәл килеп чыкканын аңлатыгыз. Тынычлыгыгызны саклагыз, аңлаешлы сөйләгез, куркуга бирелмәгез;
- булдыра алсагыз - килеп чыккан хәлнең характерын һәм урынын аңлатыгыз (беләсез икән - төгәл адресын);
- шул урынга ничек тизрәк барып җитәргә була һәм аның янында нәрсә урнашканын аңлатыгыз;
- операторның сорауларына кыска һәм аңлаешлы җавап бирергә тырышыгыз. Кыска һәм аңлаешлы җаваплар операторга ашыгыч ярдәм күрсәтүне төгәл билгеләү өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев