Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Все рубрики на татарском

Тагын бер җиңү

Октябрь ахырында Түбән Кама шәһәрендә 1999 елда туган малайлар арасында баскетбол буенча ТР беренчелегенә ярышлар үтте. Аксубай районы җыелма командасы әлеге төр ярышларда беренче тапкыр катнашты һәм мактаулы урынны яулады. Безнең команда осталыгы һәм үҗәтлеге аркасында алты авыл районнары арасында өченче урынны алды. Мондый нәтиҗәгә ирешүдә баскетболчылар - Мюдтан Ринат...

Октябрь ахырында Түбән Кама шәһәрендә 1999 елда туган малайлар арасында баскетбол буенча ТР беренчелегенә ярышлар үтте.
Аксубай районы җыелма командасы әлеге төр ярышларда беренче тапкыр катнашты һәм мактаулы урынны яулады. Безнең команда осталыгы һәм үҗәтлеге аркасында алты авыл районнары арасында өченче урынны алды. Мондый нәтиҗәгә ирешүдә баскетболчылар - Мюдтан Ринат Сөләйманов, Алексей Чумаков, Артем Малецков (тренерлары Рәис Бикулов), Аксубай лицее укучылары - Фәрит Яруллин, Артем Николаев (Валерий Павлов) һәм 3 нче номерлы мәктәп укучылары - Владимир Куштуков, Иван Ковряков, Виталий Козлов, Николай Алексеев һәм Дамир Мөхетдинов (Геннадий Леонтьев) зур өлеш керттеләр.
Безнең команда ТР Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан грамоталар, медальләр һәм ярыш кубогы белән бүләкләнде.
Спортчылар ярышка баруда ярдәм күрсәткәне өчен район башлыгы Камил Гилмановка рәхмәт белдерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев