Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәйданчыклар өчен җан әрни

    Безнең сайт һәм социаль челтәрләргә язылучылар - актив укучылар. Алар безнең яңалыклар астына үзләренең фикерләрен язалар һәм сорауларын бирәләр. Бер укучыбыз Ватсап рубрикасын алып баручыга язган. Район үзәгендә урнашкан балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшләгән Валентина Казачкованың җан әрнүе бу. Хатка ул үзәк спорт мәйданчыгының ертылган сетка һәм мәйдан аралыкларын...

    Безнең сайт һәм социаль челтәрләргә язылучылар - актив укучылар.
    Алар безнең яңалыклар астына үзләренең фикерләрен язалар һәм сорауларын бирәләр.
    Бер укучыбыз Ватсап рубрикасын алып баручыга язган. Район үзәгендә урнашкан балалар бакчаларының берсендә тәрбияче булып эшләгән Валентина Казачкованың җан әрнүе бу. Хатка ул үзәк спорт мәйданчыгының ертылган сетка һәм мәйдан аралыкларын сурәтләгән фотоларны өстәгән:
    - Бу аксубайлыларның вәхшилек мисалы - бистәнең үзәк урамы, үзәк стадион, мәктәп мәйданчыгы бит. Фотода вәхшиләрнең эшләре әле тулысынча күрсәтелмәгән! Берничә аралык бөтенләй юк. Җан әрни бит шуларны күреп! Тиешле оешмаларның игътибарын бәлки сез җәлеп итә алырсыз?
    Редакциядән: безнең укучыларыбыз хәтерлидер әле, вәхшилек турында без беренче тапкыр гына язмыйбыз. Аннан тыш, вәхшиләрне шундый эшләре өчен җәза көтә. Спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов сүзләренә караганда, вәхшиләрне табып, ата-аналары белән бергә кылган гамәлләрен төзәтергә мәҗбүр итәчәкләр, шул исәптән спорт мәйданчыгында да. Җәза беренче тапкыр гына бирелми бит инде! Мондый очраклар турында дәшми калырга ярамый - вәхшиләрне барыбер табачакбыз. Районның баш спортчысы аксубайлыларны шундый эшләргә ваемсыз карамаска, кисәтүләр ясарга, яшүсмерләргә урамнарда, кешеләр күп булган урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлатуларын сорады. Чөнки вәхшилек безнең дәшми калуыбыз, ваемсызлыгыбыз аркасында чәчәк ата да инде.
    Сүз уңаеннан, үткән елда "Ташлы чокыр" чишмәсендә вәхшилек кылган яшүсмерләргә кырыс җәза бирелде - балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия һәм тиешле ведомстволар катнашында район прокуратурасының ашыгыч утырышы булды, анда яшүсмерләрнең ата-аналары, укытучылары тыңланды. Балигъ булмаган балаларны ПДНга профилактик исәпкә куйдылар, ә ата- аналарга акчалата җәза бирелде һәм чишмәне төзекләндерүгә чыгымнар да алар кесәсеннән түләнде.
    Ләкин вәхшилекне балалар гына түгел, олылар да кыла. Бистәнең үзәк урамында оешмалар чәчәкләр утырталар - бу аларның үз акчаларына эшләнә һәм көзгә кадәр чәчәк түтәлләрен алар үзләре үк тәрбияләп тә торалар. Бу бистәне ямьләндерү өчен эшләнә. Ләкин... Төнлә хатын-кызлар мәйданга килеп, чәчәкләрне казып алып, үз бакчаларына утырталар. Мондый хәл беренче тапкыр гына булмады. Аларның исемнәре инде билгеле, чөнки видеокүзәтү кибетләрдә һәм оешмаларда гына түгел, иҗтимаги урыннарда да урнаштырылган, өстәвенә алар турыдан-туры полиция пульты белән тоташтырылган. Аксубай кешеләре өлкән вәхшиләргә карата үзенчәлекле җәза бирү ысулын да тәкъдим иттеләр - карак хатын-кызларны көндез кешеләр алдында чәчәкләрне кире утыртырга мәҗбүр итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: