Аксубаево
  • Рус Тат
  • Көндәшләрен егып салдылар

    Аксубай кызлары билбау көрәше буенча Россия чемпионкалары булдылар. Бу көннәрдә Иваново шәһәрендә 2000-2002 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия Беренчелеге үтте. Татарстан җыелма командасы составында Аксубайны тәкъдим иткән тренер Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре дә бар иде. 57 килограмм авырлык категориясендә Ильвира Сәлахова беренче урынны яулады, Ольга Шугаева...

    Аксубай кызлары билбау көрәше буенча Россия чемпионкалары булдылар.

    Бу көннәрдә Иваново шәһәрендә 2000-2002 елларда туган кызлар һәм егетләр арасында билбау көрәше буенча Россия Беренчелеге үтте. Татарстан җыелма командасы составында Аксубайны тәкъдим иткән тренер Александр Скворцов тәрбияләнүчеләре дә бар иде. 57 килограмм авырлык категориясендә Ильвира Сәлахова беренче урынны яулады, Ольга Шугаева шул ук авырылк категориясендә икенче урынга лаек булды. Республика җыелма командасының баш тренеры Минхәлит Гыйльманов Аксубайның көрәш мәктәбенә югары бәя бирде. Аның сүзләренә караганда, провинция кызлары башкаланың мактаулы спорт клубларында шөгыльләнгән кызларны бик җиңел егып салдылар. Ильвира һәм Ольга Ташкентта үтәчәк дөнья беренчелегендә катнашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: